Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсе губернаторына ачык хат


Имам Арслан Садриев җитәкчелегендәге Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов исеменә ачык хат юллаган. Бу ачык хатта, үзен халыкара даирәдә христиан -мөселман иле дип таныткан Русиянең Мәскәү өлкәсендә мөселманнарның Конституция хокуклары ачыктан ачык бозыла, диелгән. Губернатор исеменә язылган хатта, Рамазан бәйрәме алдыннан, сез яңадан да мөселманнарга булган дошманлыкны күрсәтәсез, Балашиха, Волоколaмск, Коломна Норфоминский, Ногинский- Мәскәү өлкәсенең күп кенә шәһәрләрендә мәчет түгел, хаттә дога йортлары төзәр өчен дә җир бирүдән баш тартасыз, диелгән. Чөнки әйтеп кителгән шәһәр администрацияләренә Громов тарафыннан, мөселманнар белән бернинди дә эш алып бармаска, дигән тыю кертелгән. Хат авторлары губернаторга, мөселманнарны күрәлмәүчанлык хисләре сезгә бәлки Әфганыстан да сугышы вакытында кереп калгандыр, дигән сорауны да биргәннәр. Шулай ук хатта Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Конституция хокукларын чикләүне туктатырга дигән таләп белдерелгән һәм сайлауларда сезнең исем булган исемлеккә без тавыш бирмәячәкбез, диелгән. Бу хат мөнәсәбәтендә без Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте җитәкчесе Арслан Садриевка мөрәҗәгатъ итеп, губернатор Громовның мөселманнарның хокукларын чикләү нәрсәдә чагыла дип сорадык. Ул, мәчет өчен җирләр бирмәүдә, шулай дини укытуларны тыюда дип җавап бирде. Бу хатка җавап булдымы соң дигән сорауга, Арслан Садриев юк эле дип җавап бирде. Эшләр уңайланыр дип уйлыйсызмы дигәнгә ул, Рамазан ае бетмәде бит әле, бәлки бу изге айда безнең теләкләр кабул булыр дип өметләнәбез, диде.

Шулай итеп, Мәскәү өлкәсе мөселманнары, үзләренең Конституция хокукларын бозмауны таләп итеп, Мәскәү өлкәсе Губернаторы Борис Громов исеменә ачык хаты белән мөрәҗәгатъ ителәр.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү.

XS
SM
MD
LG