Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең яңа тарих китабы языла


Менә - менә бүгенге Россиянең өр- яңа тарих китабы язылырга тора. Ни гаҗәп, җәмгыятебездәге ватанпәрвәрлеккә нигез салырга тиеш булган әсбәп ашык- пошык кына дөнья күрергә тора. Фикер алышуга ни бары бер ай бирелгән. Шунысы сер булып кала бирә. Китап рус халкының тарихы буламы, әллә россияннар тарихымы? Руслардан соң икенче урында торган татарларга урын түрдән булырмы, әллә тарих битләренә бөтенләй эләкмәсме? Әңгәмәдәшебез Самар татар милли хәрәкәтенең күренекле шәхесе Камил углы Азат Надиров.

Азат абый, “Азатлык” радиосы дулкыныда бу уңайдан татар галимнәренең канәгатьсезлекләре ишетелде. Сезнең фикерләрегез ничегрәк?

Яңа язылачак тарих китабы турында “Азатлык”радиосында да, башка радиостанцияләрдә дә төрле милләт вәкилләре канәгатьсезлек белдерәләр. Минем тәкъдимем.. Татар тарихчылары ашыгыч рәвештә тәкъдимнәрне Мәскәүгә җиткерергә тиешләр. Бүгенге тарих китаплары – ул Россия халыкларының тарихы түгел, ул рус халкы тарихы гына, ул православ культурасы турында гына. Россия бит ул татар җире дә. Казан, Әстерхан, Крым, Себер ханлыклары – болар барчасы да татар илләре иде. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар бар. Мәктәпләр өчен язылган тарих китапларында бу турыда язылырга тиеш. Гомумән, бу тематика әдәбият дәреслекләрендә дә урын алырга тиеш. Без бер- беребезне белеп яшәгәндә генә, бер- беребезне аңлый алачакбыз. Шул хәлдә генә бер- береңә хөрмәт тәрбияләнә, толерантность формалаша.

Россиянең тарихы фаҗигале, һәм бу дәреслекләрдә күрсәтелергә тиеш. Яулап алулар, көчләп чукындыру яктыртылырга тиеш. Киләчәктә дус яшәр өчен яшь буынга дөрес мәгълумат бирергә кирәк. Россия тарихында зур җиңүләр булды. Бу җиңүдә рус халкыннан тыш башкалар да катнашты, һәм моны күрсәтергә кирәк. Бу уртак хезмәтнең җимеше. Бөек Ватан сугышы, зур төзелешләр – болар барчасы да барлык милләтләрнең уңышы.

Рус матбугатында Россияне моно дәүләт, бер рус милләтле дәүләт итеп күрсәтү күзгә ташлана. Әгәр дә галимнәр дә шул сукмакка бассалар, толерантность сәясәте үзеннән- үзе төшеп кала бит.

Әле ул гына түгел. “Эхо Москвы” радиосында Кирилл атакай Россиядәге кешеләрне “россияннар” дип түгел, ә “рус” дип атарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне тәнкыйтьләделәр, ләкин дә кайберләре әйттеләр: “Бу фикер дөрес, ләкин дә иртәрәк әле.” Димәк, шул юнәлештә эшне дәвам итәчәкләр, һәм халыкларны капма- каршы китерү дә дәвам итәчәк.

Ә нәрсә эшләргә?

Эшне мәктәптән башларга. Мәктәптә милләт-ара бәйрәмнәр гадәти хәлгә әйләнергә тиешләр. Монда милли киемнәр дә, милли ризыклар да, милли җыр- бию дә, милли тел дә хөкем сөрергә тиеш. Шул очракта гына Россиянең киләчәге яхшы һәм матур булачак. Һәр халык үзенең милли йөзен сакларга тиеш.

Татар халкының узган татлы һәм ачы язмышына борылып карасак – барчасы да динебез исламга әйләнеп кайта. Халкыбыз намазлыкта булганда, Болгар дәүләте чәчәк аткан, дөнья цивилизациясенә күркәм үрнәккә әйләнгән. Көчләп чукындыру шаукымы килгәч, тик Ислам дине генә татарны милләт итеп саклап кала алган.

Татарның бүгенге халәте яман. Аның теле дә зәгыйфь, дине дә аякка басмаган. Иң фаҗигалесе шунда ки, бүгенге олылар тел тәрбиясе бирүдә дә, дини тәрбия бирү юнәлешендә дә үз бурычларын әлегә тиешле дәрәҗәдә үтәмиләр. Бүген милләтебез кыл өстендә. Татар - телсез бала, намазлыксыз бала, икенче кавемгә тиз ава. Аллаһы сакласын.

Шамил Баһаутдин, Самара

XS
SM
MD
LG