Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларусь президенты Русияне килешүләрне үтәмәүдә гаепли


Беларусь президенты Александр Лукашенко Русия Беларусь белән мөнәсәбәтләрен Берләшкән дәүләт кысаларында үстерергә әзер түгел дип исәпли.

Минскида Русиянең төбәк киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен оештырылган матбугат очрашуында чыгыш ясап, А. Лукашенко Русиянең Берлек килешүләреннән берьяклы рәвештә чыга башлавын әйтте. Бу исә бергә кушылу барышын кыенлаштыра, диде ул.

Шул ук вакытта Александр Лукашенко Русиянең Минск өчен тышкы сәясәттә мөһим урынны алып торуын ассызыклады. “Мәскәү белән берләшү ниятеннән чигенү миңа президент буларак, сәяси үлемгә тиң булыр иде”, - диде А. Лукашенко.
XS
SM
MD
LG