Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хәтер көненә әзерләнә


Елның елында хәтер көне Чаллыда төрлечә уздырылып килде. Милли хәрәкәтнең бер төркеме әлеге көнне шәһәрнең теге-яки бу урынында уздырса, икенче берәүләр Казанга баруны хуплады. Быел хәтер көнен 13нече октябрьдә, 6нчы бистә тукталышында үткәрү турында белдерүләр күренде. Анда төрле фикердә булган милли хәрәкәт вәкилләренең катнашуы көтелә. Әлеге чара ни өчен 13 октябрьдә үткәрелә? Хәкимият тарафыннан каршылык булмаганмы? Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге монда катнашамы? Шушы сорауларга алдагы әңгәмәдән ишетерсез. “Азатлык” хәбәрчесе сорауларына Р.Кашапов һәм Таҗиев җавап бирделәр.

-13 октябрьдә, 14 сәгатьтә узасы хәтер көне чараларында катнашачакбыз. 14 октябрьдә Казанга барырга җыенабыз. Бу юлы күп итеп, аләмнәр болгап бара алмыйбыз. Заманалар үзгәрде. 60-70 кеше бара алыр дип уйлыйм.

Ф.Таҗиев:

- 13 көнне бездә пикет ясап, 14нче октябрьдә Казанга бару мөмкинлеге тудырдык. Пикет турында искәртеп эчке эшләр идарәсенә язылган хатны башта кабул итмәделәр. Чөнки ул татар телендә язылган иде. Тәрҗемә итүне таләп иттеләр. Ахырдан барыбер кабул итеп алдылар.

Соңгы берничә елда Чаллыдагы хәтер көнендә җыелган халыкка карагнада милиция күбрәк була иде. Быел вәзгыять үзгәрерме?

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG