Accessibility links

Русия мөселманнары Ураза гаете бәйрәмен билгели


Бүген Русия мөселманнары Ураза гаете бәйрәмен билгели башлады. Өч көн дәвам итәчәк бәйрәм үз эченә күп чараларны ала. Русия җитәкчеләре, шулай ук Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов мөбарәк бәйрәм уңаеннан мөэмин мөселманнарга котлауларын күндерде.

Бүген Казанда Ураза бәйрәменең төп чаралары мәһабәт Кол Шәриф мәчетендә, ә Уфада “Лалә-Тюльпан” мәчетендә үтте. Башка мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә дә бәйрәм уңаеннан вәгазьләр тыңланды, бергәләп намазлар укылды.

Ураза бәйрәменә багышланган чаралар төрле мәдәният учакларында да үтә. Мисал өчен, бүген Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында танылган сәнгать осталары катнашында зур концерт булды.
XS
SM
MD
LG