Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Эфир” телеканалының җитәкчесе итеп Гөлсия Яхина куелды


Халыкта зур кызыксыну уяткан бу үзгәреш турында бүгенге көнгә кадәр “Эфир” телекомпаниясе җитәкчесе булган Андрей Григорьев, сөйләргә теләмәде. Дөрес бер ук вакытта уңга якын ширкәт кергән “Эфир” холдингы җитәкчесе, Дәүләт Шурасы депутаты, Русия телеакадемиясе академигы, өстәвенә телеканал җитәкчесе дә булып торган Григорьев мондый вак сөйләшгүләргә вакыт тапмаска да мөмкин. Бәлки шуңа күрә дә, телеканал җитәкче булу эшен калдырып бу урынга ул үз шәкертен, каналда 1994 елдан бухгалтер, аннан соң финанс җитәкче булып эшләгән, барлык акча мәсьәләләрен эш иткән Гөлсия Яхинаны калдыргандыр дигән фикерләр йөри белгечләр арасында. Яңа җитәкче әлеге күренешне болай аңлатты.

Монда билгеле бер сәбәпләр юк, күрәсен Андей Парамонович бу йөреше белән яшьләргә югарыга үсергәмөмкинлек бирергә тырышкан. Ләкин мөһим эшләрдә без әлбәттә аның белән киңәшләшәбез, чөнки ул каналда киңәшче булып кала. Ул бер кая да китми “Эфир” холдингы зур, ул монда эшен дәвам итәчәк.

80нче еллар ахырында, “Эфир” телекомпаниясенең тарихы башланган гына вакытта исә, Андрей Парамонович Григорьев, беркемгә дә таныш булмаган электрик Андрюша гына булган. Мәскәү энергетика университетының филиалын тәмамлап, Республика радиотелевидения үзәгендә эшли башлагана. Ул вакытта әҗәткә акча табып, ярым профессиональ видеомагнитафон алып китапханәче Татьяна Завалишина, телекомуникация белгече Владимир Матвеев һәм Андрей Григорьев үз ширкәтләрен тудыру турында хыялланганнар. Демократия дулкыннары һәм дә Казан дәүләт университеты студентларның теләктәшлеге нигезендә яңа оешкан канал югарыга үрмәли. Григорьевта эшмәкәр сыйфатлары формалаша. Инде 90 елларга мәгълүмат дөньясында ул шактый абруйлы кешегә әйләнә. 1999 елда депутат булу аңа Татарстан җитәкчелегенә юл ача. Инде бу елларда Григорьев күп кенә җирле телекомпанияләрнең хуҗаларының берсе булган. Шуны искә алырга кирәк, бүгенге көндә “Яңа гасыр” каналы җитәкчесе Илшат Аминов та бит заманында “Эфир”дан чыккан. Кайбер имеш-мимешләргә караганда, ул әледә Андрей Григорьев янын кидәшләшергә бара икән.Ул елларда ук Эфир җитәкчесе медиа – холдинг төәергә уйлый. Бүгенге көндә “Эфир” холдингына ADS реклам фирмасы, “Эфир транзит” реклам үзәге, “Эфир Вояж” туристлык фирмасы, “Динамит FМ”, “Шансон” радиолары, Казандагы “Эхо Москвы” радиосы, “Восточный экспресс” газетасы, “Шесть семерок” белешмәләр хезмәте, “BMT Казан” ширкәте. Бүген киңәшче булып кына торса да, Григорьев, әлеге компаниянең төп акцияләре хуҗасы буларак барыбер дә канал эшен күзәтеп барачак, нәрсәне сөйләргә сөйләмәскә, күпме акча тотыра тотмаска мәсьәләсе дә Григорьев карамагында булачак белгечләр сүзләренчә.

Татарстанда “Эфир” телеканалының рейтингына килгәндә исә, “Восточный экспресс” газетасында басылган мәгълүматларына караганда 25% рейтин баганасыенда, “Эфир” каналы Русиянең “1нче” каналыннан соң, икенче булып 18% җыйган. Аннан соң ТНТ, СТС һәм НТВ каналлары бара.

Яңа җитәкче килгәч “Эфир”да үзгәрешләр булачакмы дигәнгә Гөлсинә Яхина болай диде.

Безнең канал болайда үсеш юлында якын арада берни үзгәрмиячәк.

Татарстанда “Эфир”га көндәш була алырлык телеканаллар турында сүз чыккач, Гөлсия Яхина мондый фикер белдерде.

Федераль каналлар белән без көндәлек итә алмыйбыз, билгеле, чөнки анда башка дәрәҗә. Республикага килсәк биредә Эфир җелеканалы иң абруйлысы безнең фикерчә. Монда безгә көндәш була алырлык каналлардан СТС, НТВны атарга була.

Шулай итеп зур матбугат әлләни күпертеп чыгармыйча, тавыш-тынсыз гына “Эфир” җитәкчесе алмашынып та куйды. Заманында “Эфир”ны аякка бастырган Григорьев үзе билгеләгән яңа җитәкчегә хәзер, телеканал белән ничек идарә итергә дип киңәшләр генә биреп утырачак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG