Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифтәге гает намазында яшьләр күп булган


Башка елларны Кол Шәриф мәчетенә 3-4 мең кеше килгән булса. Быел 5меңнән артык халык булды, ди әлеге гыйбадәт кылу бинасының хезмәткәре Зөфәр хәзрәт. Шулай ук элек 10 процент яшьләр булып 90 процент өлкән яшьтәгеләр булса, быел ул күрсәткеч киресенчә булган. Сәгать 6 тулып җиденчедә Кол Шәриф мәчетенең төп бүлмәсе халык белән тулган иде. Шушы вакытта иртәнге намаз кылынып, Русия Ислам Университеты шәкертләре коръән сүрәләрен укыдылар. Узган гасырда яшәгән Фатих Әмирханның “Гарәфә кич төшемдә” әсәре искә төшә. Монда мәчеткә җыелган халыкта шаулашмый, йокымсырап утырганнары да аз. Чөнки бөтен яклап телевидение төшерә, хәер бу гыйбадәт кылу бинасын болай да нурлы, үзенә тартып тора диләр. Казанның башка мәчетләрендә дә мондагы кебек уңай шартлар бар дип әйтеп булмый, хәер Кол Шәрифтә дә быел халык 1000 кешегә арткан, тыгызланып гает уздыру килешеп тә бетми инде. ди Татарстанның кәгъбәтулласы булырлык үзәк мәчетнең хезмәткәре Зөфәр хәзрәт: - Киләсе елга безгә уйларга кирәк, менә халык болай күп килә башласа урамга да тавыш көчәйткеч җайланмалар куеп гаетне мәчет тышында да уздырырга. Сөенечлесе шул, хәзер Кол Шәрифкә күбесенчә яшьләр килә. Мода артыннан куучы егетләр түгел, ә акыллы, белемлеләре. Җиде тула 15 минутта Кол Шәрифнең төп бүлмәсендә мөфти Госман хәзрәт Исхакый күренде. Килеп шәкертләрнең коръән укуларын тыңлады да, мөнбәргә менеп вәгазь сөйләде. Русия, татар президентларының тәбрик хатларын укыды. Алар быел үзенчәлекле икән: - Ил башлыкларының котлауларында быел эксремиз, радикализм, фундаментализм дигән терминнар тапмадым дисәк тә була. Сигез тулганда гает намазы укылды.Шуннан соң мәчеттәге халык тиз генә таралышмады, бер-берсен бәйрәм белән котладылар, Рамазан аен ничек уздыру тәэсирләре белән уртаклаштылар. Гаеткә килүче түрәләр, җитәкчеләргә килгәндә Казан башкарма комитеты рәисе Марат Заһидуллин сафларның иң беренче рәтендә иде. Калганнарын Госман хәзрәт Исхакый әйтмәскә булды. Республика баш мөфтиеннән без Хәтер көне уңаеннан да махсус сорау бирдек. “Вәгазьләрегездә бу хакта ишетелми дип әйтәләр татар иҗтимагый үзәге вәкилләре”- дигән сорауга: - Алай димәсенннәр. Телевидениядән хәзрәтләр сөйләде. Кем әйтә 12сендә ди, кем әйтә 15дә ди… Минемчә, җомга саен Кол Шәриф мәчетенә килеп җомга намазы уку ул шушы ата-бабаларыбызны искә алу. Елга бер тапкыр мәйданга чыгып, атнасының калган көннәрендә мәчеткә килми йөргән кешеләргә мин шулай дип әйтер идем. - ди Госман Исхакый. Гает намазы белән башланган бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG