Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемгә бәйрәм, кемгә мәтәм?


Соңгы атнада татар-башкорт дөньясы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе Уфада булды. Ул - башкорт ыруларының Русиягә кушылуына 450 ел тулуга багышланган бәйрәм. Икенчесе - Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан алыну фаҗигасын искә алу, Хәтер көне. Бу үзенчәлекле һәм күп мәгънәле вакыйгалар турында Татарстан җәмәгәтьчелеге нәрсә уйлый соң?

Бу ике вакыйганың уртаклыгы – милләт һәм дәүләтчелек белән бәйле. Татарстан һәм Башкортостан республикаларының тарихын искә алуда татар һәм башкорт халыкларының дәүләтчелек турында хыяллары күренә. Ә дәүләт булса, ул кушылырга яки кушылмаска, яулап алынырга, җиңелергә яисә җиңәргә мөмкин.

11 октябрьдә, пәнҗешәбме көнне, Уфада башкортларның Руссиягә кушылуны искә алу тантанасы башланып китте. 12 октябрьдә, Ураза бәйрәме көнне, бу бәйрәм дәвам итте. Нәкь шул ук көннәрдә иске календарь буенча 2 октябрьдә, яңа календарь буенча 12 октябрьдә Казан ханлыгы дигән татар дәүләтенең җимерелүенә 455 ел тулды. Бу вакыйга башкортларның үз теләкләре белән Рус патшалыгына кушылуыннан 5 елга иртәрәк булган. Әгәр дә Казан ханлыгы җимерелмәсә, башкорт ырулары Урал якларыннан Мәскәү кенәзенә барып, үз теләкләре белән чит-ятларга кушылырга уйлап та карамаслар иде.

Әмма тарихны үзгәртү мөмкин түгел. XVI гасырда, 450 ел элек, Башкортостан дигән дәүләт һәм бердәм идарә системасы булмаган. Берничә абруйлы башкорт ыру башлыгы чыннан да Русиянең, дөресрәге, ул вакыттагы Мәскәү патшасы канаты астына керергә теләк белдерәләр һәм патшаның Казандагы наместнигына киләләр. Нәкъ шул 1557 елда Идел-Уралда корылык булган, Казан ханлыгы дәүләт буларак җимерелгәч, табигать афәтеннән интегеп, икмәк чәчмәгән килеш, азык төлексез калган күчмә башкорт халкына ярдәм итүче юк. Мәскәү патшасыннан ярдәм һәм ярлык алып, үзләре элек яшәгән җирдә гомер итәргә мөмкинлек ачылган. Менә шуның хөрмәтенә зурлап үткәрелгән бәйрәмгә Татарстанның җитәкчесе дә барды, дуслык, туганлык турында әйтте. Әмма бер генә Казан гәзитендә дә котлау, үзегез теләп кушылгансыз, әфәрин дип хуплау күренмәде. Җомга көнне үткән бер мәгълүмат очрашуында бу хакта сүз чыкса да, күршеләрне котлау, хуплау ишетелмәде. Яңа биналар, гүзәл корылмалар түзелү генә казанлыларны шатландырды.

Башкорт кардәшләрнең XVI гасырда Иван III патшалыгына кушылган ыру башлыклары белән горурлануы Казанда аңлашылмый. Чөнки элегрәк башкортлар үз халкы өчен яу чапкан һәм патша җәлләдләре тарафыннан газаплап үтерелгән Салават Юлай белән горурлана иделәр. Аларның гасыр ярым буе патшага каршы йөзлерчә тапкыр баш күтәреп чыгуы һәр кемгә мәгълүм.

Нәкъ шушы көннәрдә 455 ел элек Казанны саклаганда һәлак булган сәет Кол Шәриф һәм аның шәкертләре белән горурланып, шаһит киткәннәрне искә алалар. Мена шундый ике төрле горурлык яши татар-башкорт йөрәгендә. Хокукый яктан караганда, ХХ1 гасырда бер дәүләткә үзе теләп кергән халыклар да, басып-яулап алынган, яртылаш юкка чыгарылган милләтләр дә бер үк хокуклы. Аларның дәрәҗәсе дә, мәртәбәсе дә берничә гасыр элек патшаларга баш июгә бәйләнмәгән.

Узган җәй уртасында Башкортстан депутатлары һәм галимнәре белән татар зыялылары Казанда очрашкач, татар зыялылары күршеләргә туп-туры шулай дип әйттеләр. Һәм бер кем моңа рәнҗемәде. Хәер, ике төрле горурлану хисе кичергән һәм бәйрәм итәр, хәтергә төшерер өчен капма – каршы мәгънәле сәбәпләр тапкан татарлар һәм башкортлар бүген уртак хис, уртак ният белән яши. Республикалар исән калсын. Дәүләтчелек нигезләре саклансын. Республика милли яшәешкә гарантия булсын. Казанда якшәмбе көнне үткәрелә торган Мәтәм җыелышында да шул турыда сүз барачак. Татар белән башкортның рухи кушылуы әллә кайчангы мәҗбүри кушылулудан мөһимрәк. Һәр ике республикада шушы көннәрдә искә алынып китә торган тарихи вакыйгалар тарихны яхшырак өйрәнергә өндәп торалар. Иң мөһиме күпмәгънәле сәяси вакыйгалар асылын аңлаучы гына булсын.

Римзил Вәли
XS
SM
MD
LG