Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән АКШ арасында киеренкелек арта


Төркия белән Америка Кушма Штатлары арасында Госманлы империясендә әрмәннәргә геноцид булуы турында кабул ителгән карарга бәйле каршылык көчәя.

Төркиянең тышкы сәүдә министры Америка Кушма Штатларына сәфәреннән баш тартты. Ул анда эшкуарлар җыенына барырга тиеш иде.

Америка Кушма Штатлары Конгрессы түбәнге палатасының чит илләр эшләре комитеты, әрмәннәргә геноцид булганлыгы турында бу чәршәмбедә карар кабул иткәннән соң, Төркия Вашингтоннан үзенең илчесен чакыртып кайтарды. АКШ Конгрессы әрмәннәргә геноцид булуы турында карарны кабул иткән очракта, Төркия Америка Кушма Штатларын тагын да кискенрәк адымнарга баруы белән кисәтә.
XS
SM
MD
LG