Accessibility links

Кондолиза Райс Русия кеше хокукларын яклаучылар белән очрашты


Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс Мәскәүдә Русия кеше хокукларын яклаучылар белән очрашты. Анда катнашучылар әйтүенчә, сөйләшүдә Русиядәге кеше хокуклары һәм сүз иреге белән бәйле вәзгыять, шулай ук мәхкәмәчелектәге проблемалар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар турындагы канун һәм Төньяк Кавказдагы хәлләр тикшерелгән.

Очрашуда сигез кеше катнашкан. Алар арасында Мәскәү Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, “Демос” исемле кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы Татьяна Локшина, Кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы директоры Александр Брод һәм Русиянең кеше хокуклары мәсьәләсендәге махсус вәкиле Владимир Лукин да бар.

Людмила Алексеева сүзләренчә, ул бу очрашуда Русиядә максатчан рәвештә авторитар җәмгыять төзелүе, кешеләрнең хокуклары кысылуы, шулай ук кеше хокукларын яклаучыларга һәм оппозициягә карата басым артуы турында сөйләгән. Русиядә инде күп еллар эшләүче кеше хокукларын яклаучы шушы оешма җитәкчесе кеше хокуклары проблемасы теге яки бу илнең фәкать эчке эше генә булмавын ассызыклады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG