Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөнни рухание Гыйрактан чит илләр хәрбиләрен чыгаруны таләп итә


Гыйрактагы күренекле сөнни рухание үз иленнән чит дәүләтләр хәрби көчләрен чыгаруны таләп итә. Югары Ислам Шурасы җитәкчеләренең берсе Әммар Хаким шулай ук Гыйракта чит иләрнең даими торачак хәрби ныгытмаларын булдыру ихтималлыгын да кире какты.

Бер үк вакытта сөнни рухание, хәрби чаралар вакытында тыныч халыкның үлеменә юл куймас өчен, американ гаскәриләре уяулык һәм саклык күрсәтергә тиеш, дип белдерде.

Бу атнакичтә бер хәрби чара барышында 15 тыныч кеше һәлак булган иде. Аларның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар.
XS
SM
MD
LG