Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада хөкем ителгән дипломатын Русия үзенә кайтартырга мөмкин


Русия Чит ил эшләре министрлыгы Америка Кушма Штатларында яшерен юллар белән акча үзләштерергә маташуда гаепләнеп хөкем ителгән дипломаты Владимир Кузнецовны ватанына кайтару турында мөрәҗәгать итү ихтималлыгын белдерә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының элекке югары дәрәҗәле хезмәткәре Владимир Кузнецов дүрт елдан артык төрмә җәзасына хөкем ителде. Ул шулай ук зур күләмдә штраф та түләргә тиеш.

Русия Чит ил эшләре министрлыгы АКШның бу хөкеменә күңеле кайтуын белдерә.

Владимир Кузнецов 2005 елда кулга алынып, аның дипломат буларак кагылгысызлык хокукы да гамәлдән чыгарылган иде. Кузнецов 300 мең доллар акчаны яшерен юллар белән үзләштерергә маташкан.
XS
SM
MD
LG