Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовоның киләчәк язмышы турында чираттагы сөйләшүләр башланды


Косовоның киләчәге турындагы сөйләшүләр хәлиткеч чорына керә, дип белдерде Европа Берлеге вәкиле Вольфганг Ишингер. Әлеге белдерү Брюссельдә, Сербия белән Косово албаннары арасындагы яңа очрашу башланыр алдыннан бәян ителде.

Сөйләшүләр Европа Берлеге, Русия һәм Америка Кушма Штатлары арадашчылыгында бара. Әлегә Сербия дә, Косово албаннары да уртак килешүгә килү теләген белдермәде. Косово албаннары Сербиядән тулысынча азат булуга ирешергә омтыла. Ә Белград Косовога фәкать киң автономия бирү яклы гына.

Әлеге очрашуларда арадашчы булган өч тараф 10 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Пан Ги Мунга сөйләшүләр нәтиҗәләре хакында хисап тапшырырга тиеш.
XS
SM
MD
LG