Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепропетровскида шартлаган йортта 9 кешенең гомере өзелде


Днепропетровскидагы 10 катлы йортта булган көнкүреш куллануы газы шартлавында, соңгы рәсми мәгълүматларга күрә, тугыз кешенең, ә журналистлар әйтүенчә, 13 кешенең гомере өзелгән. Егермедән артык кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Төрле яралар алган 16 кеше хастаханәләрдә ята, аларның хәлен табиблар авыр дип бәяли. Шартлау кичә иртән булган иде. Йорт яртылаш җимерелгән. Анда 400ләп кеше урамда торып калган. Хакимиятләр аларга йә фатирлар бүлеп бирелер, йә үзләре сатып алыр өчен акча тапшырылыр, дип ышандыра.

Әле һәлакәт булган урында коткару эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG