Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көчле яуган кар Мәскәүдәге һәм өлкәдәге хәлне кыенлаштырды


Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә яуган көчле кар һава аланнары эшчәнлегенә үзгәрешләр кертә.

ИТАР-ТАСС хәбәренә караганда, очкычларга идарә итүчеләргә очып килү һәм җиргә төшү мәсьәләсендә үзләренә карар кабул итү рөхсәте бирелгән. Җиргә имин төшү мөмкинлеге булмаган очракта, очкычлар Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург һава аланнарына җибәрелә.

Мәскәү өлкәсенең кайбер районнарында һава температурасы нуль дәрәҗәсенә кадәр төште. Яуган кар эреми. Мәскәүдә һәм өлкә юлларында каза очраклары арткан.
XS
SM
MD
LG