Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы террор гамәлендә 8 кешенең гомере өзелде


Гыйракның Багдадтан төньяктарак урнашкан Самарра шәһәрендә террор гамәле нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак ублган һәм дүртесе яраланган.

Бензин ташу машинасына идарә итүче интихарчы кичә полиция бүлегенә үтү омтылышы ясый, ләкин үтерелә. Шулай да машина шартлый. Тирә-юньдәге 10 йорт зыян күрә.

Шул чакта полиция бүлеге янына машиналарда берничә дистә гыйсьянчы килеп җитә һәм ут ача. Полициянең 3 хезмәткәре яралана. Ярдәмгә американ боралаклары чакырыла.
XS
SM
MD
LG