Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза гәетендә Омски мәчетләрендә халык күп булды


Ураза гаетендә Омскиның 6 мәчетендә дә халык күп булды. Хәтта шәһәрнең Җәмигъ мәчете дә бәйрәм намазына килгән мөселманнарның барсын да сыйдыра алмады. Андыйлары намазга баса алмаса да, кайтып китмәделәр, вәгазьне, догаларны тавыш көчәйткечләр аша тыңладылар, соңыннан мәчеткә кереп хәер-сәдакаларын бирделәр, күпләре өйлә намазына калды. Себер ягы мөселманнары диния назәрәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, болай халык күп булыр дип көтмәгән идек, быел кадер кичәсендә дә 850 кеше булды,-диде. Коммунистлар 80 ел динне, милләт рухын бетерергә тырыштылар, бетерә алмадылар, бүгенге гает көне шуны күрсәтте, халык сыймады, яңадан шуның хәтле мәчет кирәк. 5 мең кеше санадылар. Елдан-ел түгел, көннән-көн халык арта, инде бүтән елларга бүтән урыннар,чаралар күрергә туры килә,- ди Мөфти.

Гаеткә килүчеләр арасында яшьләре шактый өлкән булса да мәчеткә беренче мәртәбә аяк басып керүчеләр дә бар иде. Зәйнелгабидин Ташкеев татар авылында – Омски өлкәсенең Знаменка районындагы Кәчүк авылында туып үскән. Диннән генә түгел, телдән дә читләштерелгән вакыт булган,- ди ул үзенең мәктәптә укыгын елларын искә төшереп. 54-55 елларда мәктәптә укытуны рус теленә күчерделәр, 6-нчы сыйныфка чаклы барлык фәннәрне татарча укыган идек,-дип сөйли милләттәшебез. Инде хәзер мәчеткә йөри башларга ниятлим,- ди 66 яшен тутырган Зәйнелгабидин агай

Мәчеткә шулай ук беренче тапкыр килгән бер ханымның-Миңниса Булдакованың тормыш иптәше рус милләтеннән. “Язмышым шулай булды, рус кешесенә кияүгә чыктым. Яшь чакта дин турында уйланылмаган,”-ди Миңниса ханым. Хәзер ирегез ничек карый сезнең мәчеткә йөрүегезгә дигән сорауга ул, ирем каршы түгел, һәркем үз динен тота, балалар берничек түгел, шулай да хөрмәт белән карыйлар, хәзер үзем намазга өйрәнәм, аннан соң балаларны өйрәтергә-дип җавап бирде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG