Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондолиза Райсның Якын Көнчыгыш сәфәре дәвам итә


Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс Израиль-Фәләстин тарткалашын көйләү президент Джордж Буш идарәсе сәясәтенең өстенлекле юнәлеше, дип белдерде. .

Рамллада, Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Аббас белән сөйләшүләрдән соң, Кондолиза Райс:”Безгә хәзер бер-беребезгә ышанычны киметүче адымнардан сак булырга кирәк, - дип белдерде. – Чөнки андый ышанычны кире кайтару күп вакыт таләп итә. Без инде бу юнәлештә эшлибез һәм бу ел азагында үтәчәк халыкара конференциягә бер-берсенә ышанган партнерлар килә, дип хәбәр итәргә теләр идек”. Бу ел азагында АКШның Аннаполис шәһәрендә Израиль-Фәләстин мөнәсәбәтләрен көйләүгә багышланган халыкара киңәшмә үтәргә тиеш. Аның төгәл көне һәм анда кемнәр катнашачагы турында төгәл мәгълүматлар соңрак игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG