Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм тәмам


Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре артта калды. Хәбәр итүебезчә, бәйрәмгә ил Президенты Владимир Путин да килеп китте. Ул Дуслык монументы янында театрлаштырылган тамаша карады, “Акбузат” ипподромындагы ат чабышлары һәм спорт бәйрәме, “Арена” сараенда барган билбауда көрәш буенча дөнья беренчелеге барган урыннарга кереп чыкты. Ул бу урыннарда ярты сәгатьтән дә озакка тоткарланмады. Президент сәфәренең төп өлеше Конгресс-холлда узган Дәүләт шурасы утырышында үтте.

Дуслык монументында Путин берничә өлкән яшьтәге кеше белән сөйләшкән иде. Алар: Пелагея Швецова һәм Анна Астраханцевалар. Бу ике карчык ил Президентына пенсияләр аз булуга зарландылар. Путин шул ук көнне хөкүмәткә декабрьдән пенсияләрне 300 сумга күтәрергә күрсәтмә бирде. Шулай, ике Уфа карчыгы бар ил пенсионерлары өчен зур эш башкарды.

Бәйрәм көннәрендә тәртип саклауда 9 меңгә якын милиция хезмәткәре катнашты. Югары кунаклар узган урыннарда һәр йөз метр саен бер милиционер басып торды. Уфа һава аланы эчке эшләр гаскәрләре һәм зенитчылар тарафыннан уратып алынып сакланды. Төрле төбәкләрдән китерелгән 500 махсус тәгаенләнешле милиция хезмәткәре “ул бу була калса” дип, әзер торды. Ул бу булмады. Ләкин кайбер хәлләр булган. Башкорт оппозициясе лидеры Айрат Дилмөхәммәтовның бакчасында 5 Мәскәү студенты кулга алынган. Алар Путинга каршы чара уздыру ихтималлыгында бер тәүлек тоткарланганнар. Дилмөхәммәтовның бакчасында рөхсәтсез тентү үткәргәннәр һәм берничә китабын табып аны мәхкәмәгә алып киткәннәр. Мәхкәмә бу эшне Путин Мәскәүгә очканчы тоткарлаган һәм ил Президенты китү белән Дилмөхәммәтовны гаепсез дип табып иреккә чыгарган.

Тәртип саклауга төрле төбәкләрдән өч меңнән артык милиция хезмәткәре килгән иде. Иң күбе – 150 гә якыны Татарстаннан. Иң яхшы эшләүчеләр дә алар булган. Татарстан милициясе берничә корал тапкан, берничә кесә карагын тоткан. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

XS
SM
MD
LG