Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Икътисади хезмәттәшлек оешмасы җыены башлана


Әфганстанның Герат шәһәрендә Икътисади хезмәттәшлек оешмасы министрлар шурасы очрашуы башлана. Тикшерелүче төп тема – төбәк икътисадын һәм транспортын үстерү өлкәсендәге программалар мәсьәләсендә уртак бер килешүгә килү.

Биш көн дәвам итәчәк җыенда Икътисади хезмәттәшлек оешмасының 10 иленнән министрлар, шулай ук Бөтендөнья банкы, Көнчыгыш үсеше банкы, Ислам үсеше банкы, Америка Кушма Штатлары һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре катнаша.

Икътисади хезмәттәшлек оешмасына Әфганстан, Әзербайҗан, Иран, Пакыстан, Төркия һәм элекке советлар берлегенең Үзәк Азиядәге биш республикасы керә.
XS
SM
MD
LG