Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Тибет руханилары башлыгы Далай-лама белән очраша


Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш бүген Ак йортта Тибеттагы будда дине руханилары башлыгы Дала-лама белән очраша.

Чәршәмбе көнне Далай-ламага АКШ конгрессының Алтын медале тапшырыла.

Кытай, Далай-ламаның Америка Кушма Штатларына сәфәре, Кытай-Америка мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясаячак, дип белдерде.

Пекин Тибетның мөстәкыйльлеге өчен чыгыш ясаучы Далай-ламаны сепаратизмда гаепли.
XS
SM
MD
LG