Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессының IV Корылтаена кайбер өлкәләрдән делегатлар сайланган


13-16 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV Корылтае узачак. Анда 700ләп милләттәшебез катнашыр дип көтелә. Шуның 356сы Русия төбәкләреннән, 200гә якыны ерак һәм якын чит илләрдән һәм калганнары Татарстаннан. Төбәкләргә квота, ягъни Корылтайда катнашу өчен урыннар татарлар санына карап бирелә. Иң күбе Башкортстаннан булачаклар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге белгече Фирдүс Галиуллин:

Башкортстанга – 60, Мәскәүгә – 16, Ульянга – 12, Свердлауга – 12, Пермьгә – 10, Төмәнгә – 9, Удмуртиягә – 9 урын бирелгән.

Фирдүс Галиуллин әйтүенчә, өлкәләрдәге татар оешмалары җыелыш уздырып иң лаеклыларны сайлап исемлек җибәрергә тиеш. Кайбер төбәкләрдә инде сайлаулар узган да. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге белгече Фирдүс Галиуллин:

Адыгея, Воронеж, Владимир, Ульян, Хабаровски, Чиләбедән делегатлар исеме билгеле, анда сайлаулар узды.

Фирдүс Галиуллин белдерүенчә, күп өлкәләрдә квоталарны күбәйтик дип шалтыраталар икән. Әйтергә кирәк, IV Корылтайга яшьләр дә күп килер дип көтелә. Фирдүс Галиуллин:

Билгеләнгән квотадан сайланган кешеләрнең 25 проценты яшьләр булырга тиеш. Әгәр алай булмаса без иемлекне кире борабыз.

Ерак һәм якын чит илләрнең дә кайберләрендә килүчеләр исемлеге тулы булмаса да билгеле икән. Чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Линара Кутеева:

Әзербәйҗан, Белорусия, Казахстан, Үзбәкстан, Литва, Латвия, Эстония, Америка, Төркия, Алмания, Израиль, Кытай, Румыния инде җибәрделәр. Аларда сайлау узган.

Линара Кутеева әйтүенчә, иң күп делегатлар Казахстаннан киләчәк. Барлыгы 23 кеше, шулай ук Америкадан 11, Төркиядән – 9, Кытайдан -6 милләттәшебез катнашачак. Калган ерак чит илләргә 1-2 кешелек кенә урын бирелгән.

Бүгенге көндә Корылтайга әзерләнү нисбәтеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Корылтайга әзерләнү һәм аны уздыручыга бәйге игълан иткән. Ягъни бу эшкә алынган берәр ширкать яки кеше барлык оештыру чараларын, кунакларны урнаштыру, йөртү, ашату, биналарны арендалау, бүләкләрне әзерләүне үз өстенә алырга тиеш була. Моның өчен бары 5 миллион 800 меңнән артык акча билгеләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының идарәчесе Миләүшә Гомәрова әйтүенчә, бәйге инде 2 атна элек игълан ителгән. Әлегә теләк белдерүче юк икән. Миләүшә Гомәрова:

Тагын 2 атна вакыт бар, көтәбез.

Корылтайны әзерләү һәм үткәрү өчен алынырга теләүчеләр өчен бәйге 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG