Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Оренбур юлы фаҗигасендә 9 кеше һаләк булды


Яңа чишмә районы хастаханәсе баш табибы Ришат Билалов сөйләүләренчә, бу фаҗигадән югалтулар 9 кеше түгел, күбрәк тә булырга мөмкин. Хастаханәгә китерелгән 6 кешенең өчесе нык авыр хәлдә икән, берсенә операция дә ясалган. Көннең икенче яртысында алар боралак белән Республика клиник хастаханәсенә китертелгән. Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Яңа Чишмә районы хастаханәсе баш табибы Ришат Билалов бу халәкәт турында болай диде.

Тугыз кеше үлгән булып чыкты алты кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киленде, шуларның өчесенең хәле бик авыр, калган өчесенеке урта дәрәҗәдәге авырлыкта. Хастаханәгә Республика клиник хастаханәсеннән табиплар төркеме чыкты, реаниматолог, травматолог, нейрохирург. Иң начар хәлдәге авыруга оперция ясалды. Аның хәле бик авыр дип саныйбыз. Башкаларның хәлләре стабиль.

Юл фаҗигасе иртәнге алты тирәсендә Казан-Ырынбур юлының Әзи һәм Ленино аыллары арасында була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләренә бу хабәр ни бары сигезенче егерме минутта гына хәбәр ителә. Моны белгәчтен үк тә, халәкәт урнына сәламәтлек министры Айрат Фаррахов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яңа Чишмә һәм Чистай бүгене җитәкчеләре, 3 реанимация машинасы килгән. Бу турыда Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хезмәткәре Светлана Лебедева сөйли.

Фаҗига җиренә барлыгы 17 хезмәткәр, һәм 5 берәмлек махсуз техника җибәрелде. МЧС хезмәткәрләре, үлгәннәрнең һәм зыян күрүчеләрнең тәннәрен, машинадан бинзопычкы белән кисеп алырга мәҗбүр булдылар. Фаҗигада исән калган 6 кешене район хастаханәсенә алып киттеләр.

“Мерседес” автобусы шәхси эшмәкәр Владимир Крылов машинасы булган. Көннең икенче яртысында фаҗигадә үлүче һәм зыян күрүчеләрнең исемлеге дә билгеле булды. Алар арсында иң өлкәне 1955 елгы Иршаков Висхаҗи, иң яше 1988 елгы Никитина Марина. Зыян күрүчеләр арасында күбрәк 1985-89 елгы яшьләр.

Гадәттә мондый олы юлларда күп фаҗига булга икән, халыкта аларга үлем юлы, сихерле юл һәм башка шундый исемнәр тагалар. Әйтик Чаллы Казан юлы инде күптән шундыйлар рәтендә. Яңа чишмә районы хастаханәсе баш табибы Ришат Билалов әйтүенчә тиздән Казан Ырынбур юлы да шундый булырга мөмкин.

Ул безнең бик аварияләр еш була торган юл. Соңгы 2 тәүлек өчендә бу безнең икенче юл халәкәте. Алары мондый зур түгел иде. Мин инде монда 10 ел эшлим, мондый зур фаҗига күргән юк иде әле.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тикшерүләре күрсәткәнчә бу фаҗигада йөк машинасы йөртүчесе гаепле. Алар сүзләренчә сулга борылырга торган сөт ташучы машина, һәм тагын бер камаз машиналарына бәрелмим дип Казаннан Әлмәткә барган “Скания” йөк машинасы, каршы як юлга чыккан һәм “Мерседес” автобусы белән бәрелешкән. Капма-каршы бәрелү булмасын өчен ике йөртүче дә рульне юл кырыена борган, шунлыктан, бәрелү тып юлда түгел ә юл кырыенда булган дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе. Әлегә бу эш ахыргача тикшерү уза.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG