Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иранның генераль консуллыгы ачылачак


Казанда Иранның генераль консуллыгы ачылачак. Бу хакта Русия президенты Владимир Путинның Тәһранда Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад белән очрашуында килешенде.

Казандагы Иран консуллыгы Татарстан белән бергә якын тирә төбәкләрне дә - Башкортстан, Чуашстан, Марий Эл, Удмуртия, Коми республикаларын һәм тагын дистәгә якын өлкәне хезмәтләндерәчәк.

Русия белән Иран президентлары сөйләшүләре барышында ике ил арасында үзара хезмәттәшлекнең күп юнәлешләре тикшерелде һәм ниятләр билгеләнде. Икътисадта атом энергетикасы, нефть һәм газ эшкәртү, электр энергетикасы, авиация төзелеше, финанслар һәм транспорт өлкәләрендә үзара файдалы алыш-бирешләрне арттыру турында уртак фикергә килде ике ил җитәкчеләре.
XS
SM
MD
LG