Accessibility links

Русия Дәүләт думасы Башкортстан канунчылары төзәтмәсен кире какты


Русия Дәүләт думасы Башкортстан канун чыгаручыларының чираттагы төзәтмәсен кире какты. Ул төзәтмә төбәкләр депутатларын кызыксындырган мәгълүматларны федераль оешмалар аларга мотлак тапшырырга тиеш, дигән таләпне үз эченә алган иде.

Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутат Михаил Бугера бу төзәтмәне әзерләүчеләрнең берсе булган. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта вәкаләтләрнең бүленгән булуын сәбәп итеп, кайбер федераль оешмалар канун чыгаручыларга теге яки бу мәгълүматны бирүдән баш тарта башлады. Бу төзәтмә менә шул кимчелекне бетерүне күз уңында тоткан.

Бәхәсләшүләргә һәм төзәтмәне кабул итү өчен саллы гына дәлилләр китерелүгә дә карамастан, ул кире кагылды.

“Башкортстан депутатлары йөз процентка хаклы, - дип белдерде пленар утырыш барышында Думаның Федерация һәм төбәкләр сәясәте комитеты әгъзасы Владимир Рыжков. – Контроль күбрәк булган саен дәүләткә файда гына. Без депутатлар белән язышуга тиеннәр генә сарыф итсәк, шул ук вакытта коррупция белән көрәштә миллиардларны янга калдырыр идек”.
XS
SM
MD
LG