Украина президенты Виктор Ющенко “әфлисун” коалициясе тарафыннан премьер-министр вазыйфасына Юлия Тимошенконың тәкъдим ителүен хуплады. “Күпчелекне тәшкил итүчеләр парламент коалициясен төзер, - дип өметләнәм диде ул. - Украина Конституциясенә нигезләнеп, мин парламентка коалиция тарафыннан тәкъдим ителгән премьер-министрны һәм хөкүмәт әгъзаларын күндерә алам”.
Юлия Тимошенко блогы белән президент яклы “Безнең Украина-Халык үзсаклануы” берләшмәсе берлектә 30 сентябрьдә вакытыннан алда узган сайлауларда парламентта күпчелек урынны алды һәм коалиция төзү турында килешүне имзалады.