Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья азык-төлек программасы Сомали башкаласы Могадишода ашамлыклар бүлү эшен туктатты.
Бу хактагы карар Сомалиның махсус хезмәтләренең дистәләрчә вәкилләре бу оешманың Могадишодагы баш фатирына басып кереп, аның җитәкчесен билгесез юнәлештә алып киткәннән соң, кабул ителде.
Бу хәлгә Берләшкән Милләтләр Оешмасы әлегәчә бернинди дә аңлатмалар ала алмаган.
Сомалидагы ватандашлар сугышы аркасында, аннан күп кенә гуманитар оешмалар чыгып китте инде.