Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты Гыйрактагы көрд милләтчеләренә һөҗүм мәсьәләсен тикшерә


Төркия парламентында ил хөкүмәтенең Гыйракның төньягында көрд милләтчеләренә каршы хәрби чаралар үткәрү турындагы тәкъдиме тикшерелде һәм тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча ул расланды.

Әлеге басып алуны булдырмау өчен, Әнкарага килгән Гыйрак вице-президенты Тарик әл Хашеми бу проблеманы Гыйрак үзе хәл итә алачак, дип белдерә һәм төрек хәрбиләреннән тагын бераз вакыт бирүләрен сорый.

Америка Кушма Штатлары һәм НАТО, бар төбәктә хәлләрнең кискенләшүе куркынычы сәбәпле, Төркияне Гыйракта хәрби хәрәкәтләр башлаудан тыелып торырга чакыра.
XS
SM
MD
LG