Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метропольдә Рамазан бәйрәме


Рамазан ае дәвамында күп санлы мөселманнар катнашында ифтар ашлары узса, изге ай тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр дә берничә көн дәвам итте Мәскәүдә. Бәйрәмнән соң зур концерт залларында мәскәүлеләр Илхам Шакиров кебек данлыклы, Зөлфия Камалова кебек популяр җырчылар белән дә. һәм кыргыз, казах , чечен , үзбәк, төрек, кырым татары башкаручылары белән дә очраштылар. Ә инде16 октябрьдә Русиянең мөфтиләр шурасы Һәм Ислам мәдәни үзәге бәйрәм уңаеннан Мәскәү үзәгендәге иң кыйммәтле рестораннарның берсе Метропольгә кунаклар җыйды. 400 дән артык кунак арасында чит илилчеләре дә , дин әһелләре дә, дәүләт эшлекләре, депутатлар танылган сәясәтчеләр һәм танлыган милләттәшләр дә бар иде. Атап әйткәндә, Русия мәгәриф министры Фурсенко, Коммунистлар башлыгы Зюганов, Русия патриотлары партиясе башлыгы Семигынн, Швыдкой, , Владимир Лукин, Йосиф Кобзон, генерал Мәүмүт Гәрәев, академик Роберт Нигматуллин һәм башкаларны атарга була. Бу бәйрәм турында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чыгыш ясады. Равил Гайнетдин әйтүенә караганда,кунаклар күп төрле иде, хаттә башка милләт, башка дин әһелләре дә бар иде. мәсәлән, Йосиф Кобзон чөрле көнфессия храмнары төзәргә, шул исәптән Махачакаладагы мәчет төзелешенә дә ярдәм иткәнен белдерде. Бу дин, кешеләрен йөрмәт итәм диде. Шунысын да әйтеп китәсе килә, оештырылучыларның белдерүенә караганда чакырулар Чулпан Хамматова белән Лия Ахедҗаковага да юлланган булган. ләкин алар бу бәйрәмгә килү түгел, чакыруларны алырга да теләмәүләрен белдергәннәр. Метрополдә узган Рамазан бәйрәмендә Татарстанның мәдәният министры Зиля ханым Валеева да бар иде. Очрашуда аңар Ислам мәдәни үзәгенең мактаулы дипломын да тапшырдылар. Татарстаннан Зиля Валеевадан башка, Татарстан мөфтияте вәкиле Валиулла хәзрәт Якубов та катнашты бәйрәмдә, ул мондый очрашулар зур әһәмитякә ия дип санавын белдерде.

Шулай итеп Мәскәүдә икенче ел инде Метрополь ресторанында Рамазан ае тәмамлануга багшыланган төрле дин әһелләре, сәясәтчеләр, танылган милләттәшләр һәм чит ил илчеләре катнашында зур бәйрәм узды. Бәйрәмнең мәдәни бүлегендә танылган җырчы Ренат Ибраһимов, Роза Хабибуллина, Зыя Баҗаев исемендәге чечен биюе төркеме, Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Мәдәнә» төркеме һәм башкалар катнашты. Тамашаны танылган гимнастка, хәзерге вакытта телевидение дикторы Ләйсән Үтәшева алып барды.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG