Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгы тагын бер чара әзерли


Һәр милләт өчен тарихның ак һәм кара битләре бар. Татар халкының тарихына борылып карасаң, тәнеңне көзән җыера башлый, шау канлы дәверләр һәм кечкенә генә ак нокталар. Менә шул нокталыкта да татар үзенә көч туплап өлгерә алган һәм рухын саклауда яхшы гамәлләр кылырга тырышкан. Мәскәү түрәләре баш ваталар, ничек шул ак нокталарны юк итәргә, ничек тизрәк татарны телсез һәм динсез итәргә, һәм, әйтергә кирәк, русның шовинистик көчләре чәчәк ату чорына кереп баралар. Мәгариф челтәренә канун нигезендә, өч компонентлык системаны бетереп бер федераль компонентны гына калдыру, татар телен дәүләт мәктәпләреннән тибеп чыгаруны күздә тота, һәм телсез, милли әдәбиятыннан аерылган нарасыйга христиан рухын сеңдерүне максат итеп куя. Россия татарга каршы көрәшүнең тагын бер мәкер ысулын уйлап тапты. Шул уңай белән “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте, Самар шәһәренең татар милли мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре Россия Федерациясенең президенты Владимир Путинга, Дәүләт Дума рәисе, “Бердәм Россия” фиркасенең Югары Шура рәисе Борис Грызловка, Федерация Шурасы рәисе Мироновка, Мәгариф министы Фурсенкога, Самар губернаторы Артяковка, Самар губерна Дума рәисе Сазоновка, Татарстан илбашы Минтимер Шәймиевка, Татарстан Республикасының Дәүләт Шураның рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка, Татарстанның күренекле сәясәтчеләренә, “Известия”, “Ватаным Татарстан”, “Татар иле”, “Звезда Поволжья”, “Самарское обозрение”, “Волжская коммуна” гәҗитәләренә, “Маяк“ радиостанциясенә һәм башка бик күп матбугат органнарына түбәндәге мөрәҗәгатьнамәне озаттылар. Мөрәҗәгатьнамәнең кыскача эчтәлеге:

“ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укуда кабул ителгән “Дәүләт мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертүне” урынсыз, милләтләрне кимсетү дип карыйбыз һәм саныйбыз. Чөнки бу яңа стандарт дәүләт мәктәпләрендәге милли телләрне бөтенләй юкка чыгаруны максат итеп куя, ә бу инде милләтләргә Конституция тарафыннан каралган хокукларны юк итә. Дәүләт мәктәпләрендә болай да милли телләрне өйрәнү мыскал гына калган иде, яңа канун аны да бетерү юлына баса. Бу – татар халкының ассимиляция йогынтысын көчәйтү, тизләтүне максат итеп куя, бу милләтләрне җәберләү.

Безнең тәкъдим: Дәүләт мәктәпләрендә өч компонентлы структураны калдырырга, шуның өстенә Россия мәгариф министрлыгының 2004 елның тугызынчы мартында кабул ителгән 1312 санлы приказының көчен бетерергә, чөнки бу приказ нигезендә, мәктәпләрдә татар телләре бетерелә язды, һәм беренче сыйныфларда әлифба укытылмый башлады.

Ә Самар өлкәсендә мәгариф министрлыгы, гомумән, базис уку планыннан “милли туган тел һәм әдәбиятне” бөтенләй төшереп калдырганнар. Үтенечебез, татарларга Конституция тарафыннан бирелгән хокукларны чикләмәсеннәр өчен югары хәкимият органнарыннан ярдәм көтәбез.”

Шамил Баһаутдин, Самар.

XS
SM
MD
LG