Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты туры эфирда сорауларга җаваплар бирде


Русия президенты Владимир Путин Русия телевидение һәм радио каналлары аша ватандашлары сорауларына җаваплар бирде.

В. Путин, мисал өчен, бер сорауга җавап биреп, үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, Русия хәрби куәтен арттыруын дәвам итәчәк, дип белдерде.

Туры бәйләнештә Русия президентына төрле өлкәгә һәм төрле проблемаларга караган сораулар бирелде. Алтынчы ел рәттән үткәрелгән туры бәйләнеш сөйләшүендә Казан шәһәре дә катнашты. Аннан да ил башлыгына төрле мәсьәләләргә бәйле сораулар бирелде. Мәсәлән, пенсиядәге Роза Шәрәфетдинова инвалидларны дарулар белән тәэмин итү проблемасына кагылышлы сорау бирде.

Туры бәйләнеш сөйләшүе өч сәгать дәвам итте.
XS
SM
MD
LG