Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” газетасының 17 октябрь санына күзәтү


“Безнең гәҗит” газетасының бу атнада чыккан саны да сәяси һәм социаль мәсьәләгә караган язмаларга бай. “Бәяләр котыра” дигән язма ягулыкка бәя арту турындагы фаразлар белән башланып китә. Ягулык күпләп сату базарында бәяләр моңарча күрелмәгән чиккә җиткән: солярка – 5-6, бензин - 8-9 процентка кыйммәтләнгән дип яза басма. Билгеле булганча, ягулыкка бәя арткан саен азык-төлеккә дә күтәрелү гадәти хәл. “Азык-төлекнең бәяләре усешен чит илләрдәге хакларның артуы, хәтта кытайларның күбрәк ашый башлавы белән аңлатканнар иде. Бу юлы нинди сылтаулар табылыр? икән дип яза “Безнең гәҗит” беренче битендә. Икенче битендә дә ул әлеге теманы дәвам итә. “Бәяләр ни өчен үсә? Белмиләр… дигән мәкалә дә социаль проблемаларны чагылдыра. Шушы ук биттә “Ашамый торырга өйрәнәбез” дигән язмада социологларның сораштыру бирелгән. Баксаң бәяләр артканнан соң русиялеләрнең күбесе азык-төлекне азрак сатып ала башлаган икән. Һәм бу күпләренең матди хәленә шактый йогынты ясаган. Бу санда Хәтер көненә багышлап күп язмалар бирелгән. “Хәтер көне турында ни әйтерсез” дигәнендә Айдар Хәлим, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм башка күп кенә җәмәгать эшлеклеләренең фикерләре шактый үзенчәлекле һәм игътибарга лаек. Шулай ук “Азатлык” радиосы студиясендә Хәтер көне уңаеннан оештырылган “түгәрәк өстәл”дәге сөйләшүнең эчтәлеге белән дә әлеге газет аша танышырга мөмкин.

“Ленинның урыны кайда?” “Безнең гәҗит” язуынча Ленинны мавзолейдан чыгару мәсьәләсе бөтен халык референдумы ярдәмендә хәл ителергә мөмкин. 80 процент халык моңа риза булса гына, Ленинны җирләячәкләр икән. Бүгенге көндә казнадан температура режимын, сак хезмәтен, лаборатория тоту өчен дистәгән миллион сум акча сарыф ителә, ди. “Безнең гәҗит”нең бу санында журналистлар һәм гомумән журналистикага багышланган язмалар басылган. “Шәрык” татар яшьләре клубы утырышында “Акчарлак” газетасынан килгән Искәндәр Сираҗи рәсми матбугат мөхәррирләрен йомшак кәнәфигә сатылган җаннар дип атаган. Искәндәр Сираҗи исеме гәзитнең алдагы битендә дә искә алына. “Журналистлар кисәтү алды” дигән бер битлек язмада аның “Ока” машинасына ут тертүләре турында сүз бара. Журналист аны кредитка алган булган. Бу каләм иясен куркытырга теләү булганмы, әллә инде башка сәбәпме билгесез.

“Безнең гәҗит”нең бу санында “Кайда һәм ничек бетеңне коярга” дигән язмада татар дискотекасы, байларның кайда ял итүләре, авыл клублары турында язылган. “Өйләнү-сөйләнү түгел” дигәнендә исә мәхәббәт, сөяркәләр, танышулар турында укырга мөмкин.

Шулай ук һәр сандагыча укучылардан килгән күп кенә хатлар урын алган, булачак концертлар турында мәгълүмат бирелгән. Билгеле булганча, иртәгә, ягъни 19 октябрьдә Казанда Айдар Галимовның концертлары башлана. “Ял сәгате” сәхифәсендә Айдар белән булган матбугат очрашуыннан язма бирелгән.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG