Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: “Ни өчен Татарстан татарлары гына уңай шартта яшәргә тиеш!?”


Узган ел Путин халык белән шулай ук үктәбердә аралашкан иде, быел 18-е булса былтыр 25-е. 2006 елда 2 сәг 55 минут эчендә ил президенты белән туры элемтә вакытында млн.нан артык сорау бирелгән, шуларның 55-нә Путин җавап бирергә өлгергән. Русия президентына ил халкы азык-төлек, йорт-җир, торакка, демографик хәлгә, эш хакларына, пенция, стипендия , ришвәтчелеккә бәяле сораулар биргәннәр. Быел исә Путин сайлау алдыннан үткән соңгы 6 нчы “кайнар линия”сендә 3сәгать вакыт аралыгында 100-гә якын сорауга җавап бирергә өлгерә. Мәскәүдәге ил халкыннан килгән бердәм сорау-тәкъдимнәрне эшкәртү үзәгенә президетка юлланган 2 млн. ярым сорау килеп ирешә. Русия халкын күбрәк азык-төлек, йорт-җир, торакка, демографик хәлгә, эш хакларына, пенция, ришвәтчелеккә бәяле мәсьәләр һәм башка социаль өлкәгә кагылышлы проблемалар борчый. Русия президенты:“Бу елларда илдә тууычылар саны соңгы 15 елда иң күбе һәм үлүчеләр дә аз!”- ди. Бу Путинның халык белән сөйләшкәнче узып баручы елның уңай якларын атагандагы сүзләре булды. Аның сүзләренә колак салганда, быел Русиядә эшсезләр саны да кимегән. Ил башы белән әлеге кайнар линиядә 67 шәһәр-район, торак пукт элемтәдә булган. Актуль сораулардан азык-төлеккә бәяләрнең үсүе булды, моңа бәйле сорауны Себер якларыннан бирделәр. Президент бу очракта хөкүмәтнең нәрсә эшләвен әйтеп үтте. Халык арасында акча алмашы, дефолт булачак икән дигән имеш-мимешләр йөри дигән сорауга Путин ачыклык кертеп, дефолт булмаячак, дип ышандырды. Шулай ук, быелның декабреннән дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең эш хаклары, пенционерларның пенцияләре артуы әйтелеп кителде. Татарстанның башкаласы Казанга килгәндә, Путинга сорауны кирмән эченәннән, Кол Шәриф мәчете белән чиркәү фонында бирделәр. Анда керергә теләгән журналистлар эләгә алмый. Татарстан президентының матбугать үзәге бары тик “Российская газета”. “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газеталырының каләм ияләре генә Казан кирмәненә керергә рөхсәт бирә, теләк белдерүчеләр күп булса да. Монда эләгә алмаган журналистлар әйтүенчә, махсус алдан җыеп әзерләнгән кешеләрне Кол Шәриф кырыена махсус автобусларда алып керәләр. Анда ике өлкән яшьтәге һәм бер студент кыз сорау бирде. Аларның сораулары милләткә дә, дингә дә, телгә дә кагылышлы түгел иде. Соңгы студент кызның Путинның күп телләр өйрәнергә ничек вакытыгыз җитә, дигән сораудан соң гына, президент кырыенда утырган Мәскәү журналисты татар теле турында искә алды. Ә Русия президентының әйткән сүзләренә игътибар итсәк, сүзен ул Казан кирмәнен ошатуыннан башлады. Мәскәү кунаклары Казанга килгәч еш кабатлый торган төрле диннәр, мәдәниятьләр кушылган урын һәм бу башкаларга үрнәк булуын. Республика җиткәчелегенең дөрес юлдан баруын, Федерацияне ныгытудагы хезмәтләрен әйтте. “Беренче канал” Путинга татар телендә укыган мөрәҗәгатен искә төшергә, Русия президенты татарлар турында түбәндәге фикерләрен җиткерде. Татарстанда млн. ярым, 2 млн татар яши, калганнары башка төбәктә диде. Саннарга килгән алар төгәл булмаска мөмкин, чөнки кайбер белгечләр Русиядә 7 млн. татар ди, Путин 5 млн.да тукталды. Җәелеп яшүче татарларны истә тотып дип сүзен дәвам иткән Русия ил башы, без федераль мөнәсәбәтләр корганда, Русиянең барлык халкына, шул ук Татарстанда яшәүче татарлар да, читтәге яшәүчеләр кебек бертигез шартларда яшәргә, бер төрле хокукларга ия булырга тиешләр диде. Бу сүзләрне ишеткән Татарстанлылар авыр кабул иттеләр. Шулай итеп Рүсиянең төрле ноктларында яшәүче халыкның сорауларына Путин матур, ышандырырлык җаваплар бирде, шуның белән ул 70 процентка якын сәяси рейтингын тагында ныгытты, популярлыгын арттырды, ди бу күренешләрне күзәткән сәясәтчеләр. Хәер бу хакта әле күп сөйләрләр. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG