Accessibility links

Европа Берлеге җитәкчелеген үзгәртү турында килешенгән


Лиссабонда үткән киңәшмәдә Европа Берлеге җитәкчелеген үзгәртү турында килешенгән.

Әлеге килешү Европа Берлегендә ике елга сузылган Конституция көрчегенә чик кую мөмкинлеген бирә.

Бу документ Европа Берлегендә озаграк мөддәткә сайлана торган президент вазыйфасын булдыруны күз уңында тота.

Әле ул мөддәт ярты ел гына тәшкил итә. Шулай ук бу килешү нигезендә тышкы сәясәт һәм иминлек өлкәсендәге югары вәкилнең хокуклары да киңәйтелергә тиеш. Европа Берлегеннән чыгу мөмкинлеге дә каралган.

Әгәр бу документ Европа Берлегенең барлык 27 иле тарафыннан да хупланса, ул 2009 елдан гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG