Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы урам исемнәре татар, урыс һәм инглиз телләрендә язылачак.


“Шәһәрнең иске өлешендә хәлләр бигрәк тә авыр. Анда күп урыннарда урам исемнәре дә, йортларның саннары да куелмаган”,- ди ашыгыч ярдәм хезмәтенең медицина бүлеге башлыгы Данил Хәмидуллин. Кеше гомерен минутлар санаган вакытта бу җитешсезлекләр табипларга үзенә күрә бер киртә булып тора. Шәһәр хакимияте бу онытылган урамнардагы язуларны да тәртипкә китерү өчен баш вата башлаган. “Әлеге максатларга әлегә акча табылмаган. Ул шактый зур чыгымнар таләп итәчәк. Әлеге мәсьәләгә ихтибар бар. Һәм чыгымнарны каплау юлларын эзләү белән мәшгульләр”,- дип белдерде Казан мэриясе мәтбугат хезмәтенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров. Беренче чиратта яңалык шәһәрнең яңа салынган өлешеннән һәм төзекләндерелгән биналардан башланачак. Моңа кадәр урам исемнәре, йорт саннары буяу белән генә языла иде. “Хәзер инде төзекләндерү штабы карары нигезендә йортлар төзелгәндә, төзекләндерелгәндә, яисә махсус тактачыкларны алыштырганда алар яктыртылып торырыга тиеш”,- ди Ләззәт Хәйдәров.

Кояш баегач үзе кабынып китүче һәм яктыра башлагач уты сүнә торган бу язуларга килгәндә алар өч телдә татар, урыс һәм инглиз телләрендә булачак. Әмма, башта шәһәрнең бөтен җирендә дә түгел. “Яңа төзелгән йортлар яктыртылган тактачыкларга әкеренләп күчә башлыйлар. Әмма алар әлегә ике телдә татар һәм урыс телләрендә күрсәтеләләр”,- ди Хәйдәров.

Моңа кадәр Казан үзәгендәге кайбер йортларга латинча язылган урам исемнәре дә эленгән иде. Аларның язмышы ничек булачак соң? “Кеше исеме бирелгән икән, мисал өчен Толстой, я Тукай урамы икән, алар инглизчә Толстой, я Тукай дип язылачак дигән фикергә килделәр. Бу очракта дүртенче ниндидер графикада язу ихтыяҗы юк дип таптылар. Инглиз теле шәһәребезнең үзәк урамнарыннан башланыр, дип уйлыйм. Чөнки Казан шәһәренең туристик үзәкләрнең берсе булуын телибез. Туристлар шәһәребезнең тарихи үзәгендә күберәк җыелгач, әлеге үзгәрешләр йоклау районнарына соңырак барып җитәр”,- ди Ләззәт Хәйдәров. Казан шәһәре хакимиятенең урам исемнәрен һәм йорт саннарын яңартуда бу беренче адымы түгел. 2005 елда 2 мең 400- гә якын урам исеме һәм номер кую өчен 5,4 миллион күләмендә акча бирелгән булган. Бүгенге көндә тагын 714 урам исеме язуы һәм сигез йөздән артык йорт саннары кирәк. Аннан да кала әле бу саннарга кермәгән урамнар бар. Шуңа күрә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчелегенә шәһәр буенча такталар куелмаган йортларны бер ай эчендә санап чыгарырга тәкъдим итте.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG