Accessibility links

Кайнар хәбәр

450 ел элек урысларга кемнәр кушылган?


Рәсми рәвештә “Башкортстанның Русиягә үз ирке белән кушылуының 450 еллыгы” дип аталган бәйрәм чарасы Уфа халкын атна-ун көн буена алдан җәфалаганнан соң, шактый тыныч, гади бер концерт сыман гына үткәрелеп тарихта калды. 14 октябрьдәге атналык күзәтүдә әйтелгәнчә, Русия Президентының һәм республика башлыгының тантаналы концерттагы чыгышлары бер-берсенә үтә дә охшаш булгангамы, Башкортстан матбугатында фәкать берсенеке генә - Русия Президентыныкы гына басылып чыкты.

Гомумән алганда, 450 еллыкны билгеләгәннән соң, аның турында сөйләнүләр кискен азайды. Ә менә бәйсез ufagub.com сайтында, киресенчә, бу датаны билгеләүгә кагылышлы материаллар күпләп басыла башлады. Шулай, соңгы атнада гына да анда алтыдан артык мәкалә дөнья күрде: “Икейөзле 450 еллык”, “Кунакханәләр буш калды”, “Кач-ка-е-в!”, “ Мортаза Рәхимовның Салават Юлаевны “башкортларның беренче шагыйре” дип атавы дөреслеккә туры киләме?”, “Шикле юбилей”(Звезда Поволжья” гәзитеннән күчермә), “Бәйрәм беләм” һәм башкалар.

Татар телендәге рәсми “Кызыл таң” гәзитенең 16 октябрь санында (башка гәзитләр басмады булса кирәк) Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның 450 еллык уңаеннан Башкортстан президентына 11 октябрьдә җибәргән котлавы басылып чыкты. Анда шундый сүзләр бар:

“Башкорт халкының күренекле улы, шагыйрь һәм олы фикер иясе Мостай Кәримнең түбәндәге онытылмас шигырь юллары безнең өчен барлык заманарда да төп хакыйкать булып калсын:

Куш түбәле таудай дуслыгыбыз – таянычым,

Сезнең кебекләргә таянганнар таямы соң?

Ут үрчемле – янса. Елга тере – акса гына.

Җыр, акыл һәм дуслык – бүлешкәннән арта гына.

Ныклы рухи элемтәләр һәм яхшы күршелек традицияләре белән берләшкән республикаларыбыз халыклары киләчәктә дә матур сабырлык, этник-конфессиональ хезмәттәшлекнең югары мәдәният үрнәге булырлар, дип ышанабыз.”

Башкортстанның Көнбатыш башкортлары Корылтае җитәкчесе, профессор Ринат Гатауллин фикеренчә, әлеге юбилей башкортларның үзләре арасында бердәмлек юклыгын күрсәтте. Табын түрендә фәкать Рәхимовның якташлары – Көнчыгыш башкортлары гына утырды, диде ул. “Иң яманы - Көнбатыш башкортлары теле (татар теле) санга сугылмый гына түгел, безнең балаларга Көнчыгыш башкортлары телен, мәдәниятен һәм тарихын көчләп тагалар”, - диде Ринат Гатауллин.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG