Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшадагы парламент сайлауларында оппозиция хәрәкәте җиңде


Польшада якшәмбе көнне үткән парламент сайлауларында бирелгән тавышларны санау тәмамланып килә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Дональд Туск җитәкчелегендәге “Гражданнар платформасы” исемле оппозиция хәрәкәте алда бара. Ул барлык тавышларның 41 процентын җыйган.

Премьер-министр Ярослав Качинскийның “Хокук һәм гаделлек” фиркасе исәбендә тавышларның 32 проценты.

Польшаның элекке президенты Александр Квасьневский яклаган “Суллар һәм демократлар” 13 процент чамасы тавыш алган. Польша Крәстиәннәр фиркасенә сайлаучыларның 10 проценты тирәсе үз тавышын биргән.

Европа комиссиясе рәисе Жозе Мануэль Баррозу Польшадагы сайлауларга мөнәсәбәтле:”Польшаның яңа хөкүмәте белән без әйбәт хезмәттәшлек көйләрбез, дип ышанам. Польша халкының Европа белән якынаюга һәм демократиягә омтылуына беркайчан да шикләнмәдем”, - диде.
XS
SM
MD
LG