Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Лукашенко яһүдләрне рәнҗеткәне өчен гафу үтенерме?


Европа Шурасының парламент ассамблеясе Белоруссия президенты Александр Лукашенконың яһүдиләрне мыскыллаган белдерүе өчен гаепләп чыкты.

Лукашенко кайчандыр төп халкын яһүдиләр тәшкил иткән Бобруйск шәһәрен “чучка абзары” дип атады. “Яһүдләр үзләре яшәгән һәр төбәккә шундый мөнәсәбәттә, әнә Израильгә генә карагыз”, дип өстәде ул.

Европа Шурасы парламент ассамблеясе рәисе Рене Ван дер Линден:” Белоруссия президентының сүзләре акылга сыймаслык булса да, моңардан һич кенә дә җиңел түгел”, - дип белдерде. Ван дер Линден Лукашенко үз сүзләре өчен гафу үтенергә тиеш, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG