Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай җитәкчелегенә яңа кешеләр дә кертелде


Кытай коммунистлар партиясенең 17нче корылтае тәмамланганнан соң, бүген партиянең һәм илнең яңа җитәкчелегендәге идарәчеләр исемлеге бәян ителде.

Кытай Халык Республикасы рәисе, коммунистлар партиясе генераль секретаре Ху Жинтао белән Дәүләт советы премьеры Вэн Цзябао үз кәнәфиләрен тагын да биш елга саклап калды.

Илнең югары җитәкчелеге – Кытай коммунистлар партиясе Үзәк комитеты политбюросы Даими комитеты шактый үзгәрде. Аның 9 әгъзасының дүртесе беренче тапкыр сайланды.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Даими комитетның яңа әгъзалары арасында Кытайның хәзерге ике югары җитәкчесенә алмашка киләчәк кешеләрнең булуы да ихтимал. Алар, коммунистлар партиясенең чираттагы корылтаеннан соң, ягъни 2012 елда алмашка килер дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG