Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Фатир өчен акча кертеп, ләкин алданып калсагыз, нишләр идегез?


- Революция ясар идем. Акча җыйган кешеләрне үзләренең котеджларыннан чыгарып ташлап үзем кереп утырыр идем.

- Судка бирер идем, әмма җиңеп чыгуга ышана алмыйм.

- Белмим, законнарны белергә кирәктер .

- Шаккатам мин бу дәүләткә. Акча ала башласаң, әллә ничә буын туганннарны тикшерәләр, әби- бабайларга кадәр. Ә болар зур җир урыны сатып алалар, теркәләләр, счетлар ачалар. Бу галәмәт хәл! Бу оятсызларча, алдау. Ничек инде аларны тапмаска мөмкин? Эзләсәң, теләгең булганда, бар нәрсәне табарга була. Ышанам бу әйбернең очына чыгарлар, дип. Бигрәк тә Татарстанда.

- Шәһәр җитәкчеләре төзеп бетерергә мөмкинчелек бирсәләр, һәм алар пресса алдында төзеп бетерәбез дип вәгъдә итсәләр, төзеп бетерерләр дип ышанам.

- Мин белмим, әлбәттә нәрсә эшләр идем микән, мин моны игътибарсыз калдырмас идем. Аларны үтергәнче җафа чиктерер идем. Кайда безнең хөкүмәт? Аларны мин бик җәллим. Кешеләр соңгы акчаларын җыеп биргәннәр һәм алданганнар. Алар хәлендә калырга теләмәс идем.

-Мин ул йортны яндырыр идем.

- Төрмәгә утыртмыйча калуларына ышанасызмы соң? Әлбәттә юк.

Бер аермасы да юк , төрмәдә утырдың ни, анда ичмасам, ашаталар һәм җылыда утырасың.

- Алар бит ниндидер бер өмет белән соңгы акчаларын җыеп биргәннәр, фатир алабыз, дип . Кешене җылатканнарны ничек җир йөртә?

Мин судка барыр идем. Аннан митингка чыгар идем. Аннан хөкүмәткә мөрәҗәгать итәр идем.

- Прокурор да власть та эзләргә тиеш. Алар барысын да эшли алалар . Эшләрләр дип уйлыйм мин.

- Мин каршы чара күрер идем. Бездә фатир алу буенча система салынмаган.

Мин бик ышанып бетмим өлешчә акча кертеп фатир алуга. Чөнки кешене мондый хәлдән саклау өчен, берәр нәрсә була калса, хөкүмәттә чаралар күрелмәгән, канун эшләнмәгән.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG