Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скинхэдлар хатын-кызны кыйнаган


Бер башкортстанлы Екатеринбургта скинхэдлар корбаны булды. Ул Салават районында яшәүче 40 яшьлек Нәсимә Әхмәтова. Нәсимә Әхмәтова Екатеринбургка эш эзләп барган булган. Кичке 11дә трамвай тукталышында торганда аңа өч исерек егет бәйләнеп, тукмый, типкәли башлаганнар. Бер күзен тишкәннәр. Хастаханәдә аның күзеннән ун сантиметрлы, бармак юанлыгы тимер таяк алганнар. Зыян күрүче үзенә бәйләнүләрен башкорт йөзле булуы өчен дип аңлаткан.
XS
SM
MD
LG