Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корәни Кәрим – өченче васият


Күптән түгел генә Русиянең дәүләт хезмәте академиясендә «Тотрыклылыклы үсеш максатында мәдниятара диннәрара диалог» дигән темага халыкара конференция узды. Бу конференциядә чыгыш ясаган Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, диннәр арасындагы мөнәсәбәтне яңа югарылыкка күтәрер өчен Коръәни Кәримне башка диннәр тарафыннан Өченче васият дип танырга тәгъдим итте. Ягни беренче васият «Ветхий завет», икенчесе «Новый завет» һәм өченче васият Коръәни Кәрим. Бу тәгъдимне яһүди дин вәкилләре дә, проваслав дин вәкилләре дә күтәреп алмады гына түгел, бәлки ул тәгдимгә каршы чыгыш ясап, язмалар матбугат чыганакларында да басылып чыкты. Ул язмаларда әгәр дә башка диннәр Корәни Кәримне изге китаплар тезмәсендә кабул итәргә тиеш киән, димәк ислам дине дә Гәйсә пәйгамбәрне Алла улы дип кабул итсен, дигән фикерләр дә күренде. Шул ук вакытта Коръәни Кәримне өченче васият дип кабул итәргә дигән тәгдимгә каршы булучылар, Русиядәге ислам мәктәбе дә, диалог алып барырлык галимнәр дә юк, Руися проваслав чиркәве ислам белгече дип бары тик ирандагы аятолла Тәсхирине генә таный, дип белдерәләр. Шушы бәхәсләргә аңлатма бирер өчен без Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгат иттек. Ул, мин бу тәгдимне башка дин вәкилләрен сынап карра өчен ясадым. Һәм алар бу тәгдимгә каршы булулары белән мөселманнарга карарта булган мөнәсәбәтләрен ачык күрсәттеләр, диде. Равил хәзрәт, безгә. мөселманнарга карата шундый мөнәсәбәт булганда, безнең арада нинди диалог, безнең карата нинди мөнәсәбәт булырга мөмкин дигән сүзләренә каршы, бәлки алар үзләре белдергәнчә аятолла Тәсхиригә зур хөрмәт белән карыйлардыр дигән сорауны бирдек.Равил Гайнетдин. Тәсхиригә карта тирән хөрмәт булса без дә сөенер идек, ләкин ул да юк, диде.

Проваслав чиркәве вәкилләре Русия мөселманнары арасында ислам дини мәктәбе юк, проваславлар белән беррәттән дин турында фикер йөртә торган галимнәре дә юк дигән сүзләргә карата Раваил Гайнетдин ислам дөнясын танылган галимнәребез Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗәниләрне атап, бүгенге көндә дә проваслав белгечләре белән бәхәскә керерлек галимнәребез бар, ләкин алар безнең динне чын дин дип түгел, ялган дин дип кабул итәләр. Бу фикер аларда 21 гасырда да үзгәрмәде, диде Равил Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG