Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарга да чират җитте


“Болгарга мин Казаннан я кечкенә очкыч белән барам, я тиз йөрешле көймәчектә элдерәм”,- дип сөйләр көннәргә дә бәлки санаулы гына айлар да калгандыр. Хөкүмәт утырышы вакытында очкыч белән боралаклар бу изге җир янына төшә алсын өчен махсус очу мәйданчыгы төзү һәм көймәчекләргә ягулык салу өчен Идел яры буйларында махсус урыннар булдыру турында да сүз барды. “Әйләндереп алуны да, юл төзүне дә үзебез башкарачакбыз. Яшәеш челтәре дә аларга файдага гына булачак. Алай булганда инвесторлар ризалашып килерләр”,- диде әлеге утырыш вакытында хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миннеханов. Әлегә бу Изге Болгар җирләре кергән Спасс районы башлыгы Камил Ногаев әйтүенә караганда хәлләр болай барса, дөньяның бер урынында да булмаган Болгар дәүләте истәлекләренә куркыныч яный. Теләсә кем теләгән җиренә машина белән дә килеп туктый, трактор белән издерәм дип тә куркып тормый. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, иң беренче чиратта бу урынны койма белән әйләндереп алырга кирәк. Янындагы 25 йортлык зур булмаган авылны күчерү дә экологик яктан файдага гына булачак. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, анда яшәүчеләргә башка бер урында яңа йортлар салу да, туристлар, кунаклар килгәндә ярдан менү уңай булсын өчен ярны ныгыту да, транспорт бәйләнешен дә җайга салу Республика өчен әллә ни зур проблема түгел. “Казанны кеше сокланырлык иттек, Алабуга хәзер танып булмаслык матур. Инде чират Изге Болгарга җитте. Бүген моны эшләмәсәк, кичермәсләр”,- дигән фикерен ачыктан- ачык итеп әйтте Миннеханов. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда яшәеш челтәрен, ягъни коммуникацияне җайлаганда инвесторлар да ялындырып тормаячак. Кунакханәләр дә, ял итү, тамак ялгау урыннары да корылыр.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да: “Болгар киләчәктә бик күп туристларны җәлеп итерлек урын”,- диде. Биредә 100 меңнән артык этнографик һәм археографик истәлекләр саклана. Кайбер кыйммәтле экспонатларны Болгарда сакларга мөмкинлек булмаганга, әлегә алар Эрмитаж саклагычларында.

Әле моңа кадәр Татарстан хөкүмәте тарафыннан Болгар җирләренә мондый җитди игътибарның булганы юк иде. Шуңа күрә, Миннеханов сөйләдек тә бетте белән генә туктамаска уйлый. Спас районы башлыгы Камил Ногаевка мөрәҗәгать итеп ул болай диде: “Ноябрь аенда без киләчәкбез. Сорауларны әзерли торыгыз. Төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы, мәдәният министрлары белән бергәләп җәяүләп карап чыгачакбыз. Аңа кадәр дәллиләнгән бөтен сорауларны да президент белән килешәчәкбез”,- ди Миннеханов. Татарстан хөкүмәте 2008 елның республика күләмендә укытучыларның август киңәшмәсен Болгарда үткәрү турында сүз башлады. Бу чара 922 елда ислам кабул ителгән урынга, Бөек Болгар дәүләтенә ихтирам һәм хөрмәтнең беренче адымы булырга мөмкин.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG