Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минтимер Шәймиев галимнәргә сабак бирә


Дүшәмбе көнне Татарстан фәннәре академиясендә Минтимер Шәймиевнең рәсми лекция белән чыгыш ясавы турында мәгълүмат чаралары алдан хәбәр итмәсә дә, бу чыгышны тыңларга 600 гә якын галим һәм сәясәтче җыелган иде. Ике сәгатькә сузылган чыгышында Минтимер Шаймиев Татарстанның соңгы егерме елда үткән юлы һәм актуаль сәяси проблемалар турында сөйләде.

Сайлап кына залга кертелгән тыңлаучылар алдында ясалган бу чыгыш гадәти лекция түгел. Минтимер Шәймиев, башка җитәкчеләр кебек үк, сәгатьләр буе утырылышлар алып бара, чыгыш ясаганда сүз эзләп кесәгә керми. Әмма бу юлы академияның зур залында фән докторлары, югары мәктәп җитәкчеләре, гыйльми сүз тыңларга килгәннәр. Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров игълан иткәнчә, ”Виктория” дип аталган халык университеты лекцияләре Минтимер Шәймиев чыгышы белән башлана. Элекке заманнарда обком секретарьлары сәгатьләр буе акыл сата торган җыелыш түгел бу. Гыйльми дә булсын бу лекция, мәгълүматлы да булсын, формасы буенча да һәркемгә аңлашылырга тиеш.

“Мин сезгә студентлар дип әйтимме, коллегалар дип дәшимме?” -– дип башлады президент. Үзенен каушавын яшерер өчен микән, Минтимер Шаймиев үз лекциясен “Карнавал төне” дигән комедиядәге профессор Филиппов чыгышы белән чагыштырды. Әмма эчтәлек ягыннан бу чыгыш андый түгел иде. Русиядагы абруйлы һәм зур республиканың сәяси кыйбласын белүче генә түгел, ә шуның өчен җавап бирүченең чыгышын академиклар, профессорлар, нәкъ студентлар кебек, дәфтәргә язып утырдылар.

Перестройка башлангач, Татарстанның ничек союздаш республика булырга тырышуыннан башлап бүгенге көнгә кадәр үткән юлы гыйбрәтле һәм катлаулы. Лектор Горбачев, Яковлев, Ельцин, ГКЧП әһелләре Янаев, Язов, Крючков, Лукъяновлар, икъдисатны авырттырып дәвалаучы Гайдар, Бурбулислардан башлап Путин заманасына кадәр Татарстанның сәясәтендәге эчке шөрепләрнең— аңлатты. Академикларның мөгәллиме сыйфатындагы лектор кәгазенә карамыйча, вәзгыятне ихлас тасвирлады. Шәймиев СССР таркалу, Русиянең мөстәкыйллек игълан итүе, Татарстанның 1992 нче елгы референдумы, икътисади сәясәте белән бүгенге хәлләрне ялгады. Гадәттә мондый борылышлар белән чит ил галимнәре һәм журналистлары кызыксына. Чөнки аларга Татарстанны аңларга кирәк. Ә республиканың үзендә яшәп, эшләп ятучылар гадәттә үткән еллар һәм бүгенге четерекле хәлләр белән әллә ни кызыксынмый. Мәдәният, мәгариф, милләт мәсәләләре турында сөйләгәндә дә Минтимер Шәймиев көндәшлелеккә сәләтле кадрлар һәм талантлар кирәклеге турында әйтте.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, талантлы шәхесләр иҗатта үзләренең юлын таба. Ул композитор Мәсхүдә Шәмсетдинованың Америкада яшәп, иҗат итүен, аның әсәрләрен бөтен дөнья тыңлавын, Софья Гобайдуллинаның Германияда яшәп тә, үзен атаклы музыкант буларак танытуын искә алды.

“Ватаным Татарстан” гәҗите әлеге чыгыш турындагы репортажны “Президент сабак укыта“ дигән баш астында чыгарды. Бик үк җиңел һәм гади түгел бу сабаклар. Чөнки вакыйгаларда катнашучылар үзләре тыңлап бәя бирә. Ә сәясәттә һәр кешенең үз кыйбласы бар. Бер - берсенә бәйле булмаган һәм каршылыклы вакыйгаларның барысын да лектор бер җепкә тезеп күрсәтте. Һәм җепнең очында бүгенге хәлләр, Владимир Путин гамәлләре. Дөресен әйтергә кирәк, бу чыгышның ахырында “Бердәм Русия” фиркәсенең юлы һәм хаклылыгы ачык итеп сурәтләнде. Минтимер Шәймиев бу фиркәнең Примаков, Лужков белән бергә үзе оештырган хәрәкәтләр нигезендә хасил булуын ассызыклады. Русиянең инде кризистан чыгып, шома туры юлдан җилдерә башлавы да тасвирланды монда. Сәяси бәхәс яратучыларга элмәк очлары калдырылган, әмма бәхәс булмады.

ИТАР-ТАСС хәбәрчесе Николай Сорокин гына игеннән машина ягулыгы - биоэтанол ясый торган зур ширкәтнең кайда урнашуы белән кызыксынды. Киләчәктә 7 млрд тонна бетум нефтен чыгару һәм якын арада биоэтанол җитештерүгә күп игътибар биргән Шәймиев әлегә бу мәсәләнең хәл итәлмәгәнлеген әйтте. Зур шәһәрләрдән читтә, тынычрак урынга төзергә булганнар икән рапс яки арыштан бензин куу ширкәтен. Төгәл урыны хәзергә ачык түгел. Шунысы ачык – Татарстан ел саен 31 – 32 млн тонна нефть табу белән чикләнмичә, 1 млн тонна игеннән Европада йөрергә мөмкинлек бирә торган чиста ягулык җитештерәчәк.

Башка сораулар булмады, ике сәгать буе игътибар белән лекция тыңлаган галим һәм сәясәтчеләр саф һавага чыккач, тирән уйларга батып каршыдагы Кремль диварларына һәм Казанның үзәгенә таба сузылган Бауман урамына озак итеп карап тордылар. Аларның ниләр аңлавын һәм ни хакта уйлавын бары тик үзләре һәм Ходай гына белә.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG