Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Кременчуг заводы эшен туктатырга мөмкин


Украинаның эре нефть ширкәте “Укртатнафта” тирәсендәге ыгы-зыгы дәвам итә. Рәсми мәгълүматларда “Татнефть»тан чи-мал китертелми башлангач, Кременчуг заводы үз эшен тукатата ала дигән хәбәр таратыла. Чөнки “Татнефть» акцимонерлары “Транснефтьтән” Кременчуг заводын тулысынча нефтьсез калдырырга сорый. Агымдагы ел өчендә исә, Русиядән бу заводка 2 миллион тоннага якын кара алтын җибәрелергә тиеш булган. Инде бүген, завод кара алтынны эшкәртү күләмен киметкән. Белгечләр сүзләренчә бензин котлыгы һәм нефть товарларына бәя 20-40% артырга мөмкин. “Укртатнафтада” рейдырлар хөҗүме оештырып җитәкчелекне үзенә алган Павел Овчаренко исә, Украина президенты Юәенкога язган хатында бүгенге көндә заводның 2 миллиард ярым гривеннең бурычы барлыгы турында әйтә.

Заводның эшчәнлегенә килгәндә исә, Овчаренко бу хәл безнең эшчәнлеккә әллә ни зыян китерми, “бүгенге көндә нефть базарында “Татнефть” кенә түгел күп кенә башка ширкәтләр эшли, алар белән килешү төзеп без тыныч кына эшне дәвам итә алабыз. Аннан соң “Танефть”ул төп акционер түгел, шуңп күрә барсы да ул теләгәнчә генә була алмый.”, дигән.Дело газетасына биргән әңгәмәсендә.

Украина җитәкчелегенә килгәндә исә, белгечләр фикеренчә, алар Русия ширкәтләре яклы. “Украина эчке эшләр министрлыгы инде бу эш белән шогылләнә, ә эшеннән куып чыгарылган Глушко кире үз эшенә кайтты инде” дип белдергән матбугатта Украина вице-премьеры Андрей Клюев.

XS
SM
MD
LG