Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли телләрдә белем бирү өчен дәреслекләр җитми


Бүгенге көндә татар халкын борчыган мәсьәләләр башка күп кенә милләт вәкилләренә дә кагыла, чуваш, мари, мордва, удмурт дисеңме һәм башкалар. Шул ук оптимальләштерү сәбәпле, милли мәктәпләрнең ябылуы, дәреслекләр җитмәү, федераль үзәкнең бер генә стандарт калдырып, милли-мәдәни компоненты бетерүе турында сишәмбе көнне сөйләштеләр.

Форумда аеруча Татарстан районнарында чуаш, мари, мукшы, удмурт, башкорт телләрендә укыту турында сүз барды. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия мәгариф министрлыгы вәкилләре, районнардагы милли-мәдәни компонентлы мәктәп укытучылары катнашты.

Кайбер милли республикаларның үзендә дә (мәсәлән Удмуртиядә) милли телдә белем бирү сүлпән оештырлган вакытта, Татарстанда бу юнәлешкә зур игътибар бирергә тырышалар, аеруча белем бирү өлкәсендә. Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев:

Бездә чуаш, мукшы, мари, удмурт мәктәпләре күп, 1 яһүд, 1 башкорт мәктәбе бар.

Министр Наил Вәлиев әйтүенчә, Чүпрәле, Буа районнарында гөрләтеп чуаш, Кукмарада удмурт, Мамадыш, Менделеевскида мари, Чирмешән, Әлмәттән мукшы мәктәпләре эшли. Балалар үз ана телләрендә кызыксынып укый диде мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев.

Җыелышта катнашкан Башкортстан мәгариф министры урынбасары Артур Сурин:

Татарстанда 15 мең башкорт яши. Әмма берничә ел элек башкорт мәктәбе ачылса да, аның үз бинасы әле дә юк. Ул Чаллыдагы 11нче мәктәп кысаларында эшли һәм ябылу хәлендә.

Артур Сурин башкорт дәреслекләре белән тәэмин итү өчен Башкортстан республикасы барысын да эшли дип ассызыклады. Чыннан да башкорт телендәге дәреслекләр белән проблема барлыгы җыелышта яңгырамады. Ә менә удмурт, мукшы, мари, чуашларның бу иң зур мәсьәләсе. Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев

Дәреслекләр бик кирәк, чөнки җитми. Милли республикалар чыгармаса без аны кайдан алыйк.

Форумга килгән милли-мәдәник компонентлы мәктәп укытучыларының һәрберсе дәреслек мәсьәләсен күтәрде. Чуваш милли мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Сильвия Чаркина:

Татарстанда 119 этномәдәни компонентлы чуваш мәктәбе бар. Әмма аларның саны азая, шул безне борчый. Чөнки әле берничә ел гына 130дан артык чуваш мәктәбе бар иде. Оптимальләштерү сәбәпле алар ябыла. Яки башка мәктәпләргә күчерелә дә чуваш телен укыту бетерелә. Мәктәпләрне саклап калу кирәк. Бүгенге көндә Казанда чуваш мәктәбен ачу юнәлешендә эшлибез. Киләсе елдан бер сыйныф ачуны күздә тотабыз. Аннары мәктәп булдырачакбыз.

Сильвия Чаркина әйтүенчә, Түбән Камада чуваш гимназиясе бар. Анда Норлат, Аксубайлардан хәтле чувашлар килеп укый. Әлеге гимназияне тәмамлап чыгучыларның күпчелеге Чувашия югары уку йортларына керә. Чуваш ттеле журналисты, чуваш теле укытучысы белем алып чыгалар.

Сильвия Чаркина әйтүенчә, дәреслекләр белән проблема зур. Ел саен Татарстан сатып ала. Әмма җитми икән. Бу хакта Мамадыш районы Большечинская урта мәктәбенең укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Кузьмина:

1-8 сыйныфта мари теле һәм әдәбияты 4 сәгать укытыла, 8-11 сыйныфта 3 сәгать. Монна тыш, мари халкы мәдәнияте тарихы укытыла. Проблемалар мари теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр җитми. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларга.

Любовь Кузьмина әйтүенчә, Мари Иле республикасы дәреслекләр юнәлешендә ярдәм итәбез дип әйткән. Хәтта бушка бирәбез дип вәгъдә иткәннәр. Ә менә башка милләтләр үз республикаларыннан әлләни

ярдәм көтми. Мәсәлән, мукшылар Мордовия ярдәм күрсәткәне юк ди. Әлмәт районы Югары Акташ авылында күбрәк мукшылар яши. Башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Баландаева:

Мәктәптәге 81 баланың 56 сы мукшы милләтеннән. Дәреслекләр юк башлангыч һәм югары сыйныф укучылар өчен. Мордовиядән ярдәм итүе җитми. Тәтеш, Чирмешәр районнарында мукшылар бар, алар белән алмашабыз. Балалар ана телләрендә белем алырга тели, әмма ата-аналар арасында каршы килүчеләр бар. Чөнки тел шактый авыр)

Ольга Баландаева белдерүенчә, аларның авылларында мукшы ансамбльләре бар. Төрле милләт бәйрәмнәре уза.

Кукмара районы Нырья авылындагы удмурт мәктәбе укытучысы Ирина Прокофьева әйтүенчә, Удмуртиянең үзендә дә удмурт телен укыту начар оештырылган. Татарстанда хәтта яхшырак дип белдерде Удмуртия университетында читтән торып укучы кыз Ирина Прокофьева:

Кукмараның Нырья авылына 11 авылдан килеп укыйлар. Удмурт теле һәм әдәбияты 1-11 сыйныфта предмет буларак укытыла. Дәреслекләр юк. Балаларның да төрлесе бар. Кемдер тели үз ана телен белергә, кемдер юк. Күп бәйрәмнәр татар, рус бәйрәмнәре белән бәйләнеп китте хәзер.

Кукмараның Нырья урта мәктәбендә укытучы Ирина Прокофьева әйтүенчә, аларның ерактан килеп укучылар өчен интернат бар. Барлыгы монда 200 бала белем ала һәм аларның күпчелеге удмуртлар.

Форумда шулай ук якшмбе мәктәпләре турында да сүз барды. Тиздән анда укучыларның 2нче җыенын уздыру күздә тотыла. Шулай ук Русиядәге Халыклар теле елын билгеләү кирәклеге әйтелде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG