Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйракның төньягында хәрби чаралар ихтималлыгын тикшерә


Бүген Төркия җитәкчелеге Гыйракның төньягында хәрби чаралар ихтималлыгын тикшерә.

Төркия хөкүмәте рәисе урынбасары Җәмил Чичек Төркия тарафыннан Гыйракның төньягындагы көрд сугышчылары ныгытмаларына һавадан һөҗүмнәр ясалганлыгын раслады. Чичек сүзләренчә, бу көрд гыйсьянчыларының Төркиянең ким дигәндә 12 гаскәриен үтерүенә үч алу гамәле булган.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики ил хакимиятләре, Көрд эшчеләр партиясе төркемнәренең Төркия җирләренә баскынчылык итүен кисәтү өчен, ашыгыч чаралар күрәчәк, дип белдерде.

Төркия парламенты ил гаскәриләренә Гыйракта хәрби хәрәкәтләрне рөхсәт иткән карар кабул итте.
XS
SM
MD
LG