Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы хәрби чаралар барышында тыныч халык корбаннары да бар


Әфганстанның тыныч халкы арасындагы арта баручы корбаннар илдә чуалышларга китерергә мөмкин. Бу хакта Лондонда сәфәрдә булган Әфганстан җитәкчесе Хәмид Карзай белдерде.

Дүшәмбе көнне, халыкара көчләр тарафыннан Кабулдан ерак булмаган җирдә ясалган һава һөҗүме нәтиҗәсендә, төрле мәгълүматлар буенча, өчтән алып уникегә кадәр тыныч кеше һәлак булган.

НАТО көчләре җитәкчелеге бу төбәктә гыйсьянчыларга каршы хәрби чаралар оештырылды һәм алар күпләп юк ителде, дип белдерә. Тыныч кешеләрнең үлүе турындагы хәбәрләр тикшерелә.
XS
SM
MD
LG