Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактагы шәхси сак ширкәтләренә таләпләрне арттыра


Америка Кушма Штатлары Гыйрактагы американ шәхси сак ширкәтләре эшчәнлегенә таләпләрне арттыра.

Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс имзалаган документ сак агентлыкларына хезмәткәрләр алу тәртибен һәм аларның көч куллануы кагыйдәләрен каты күзәтү астына ала. Яңа тәртипләр шулай ук сакчыларны әзерләүне һәм аларның хәрби көчләр белән үзара килешеп эшләвен яхшыртуны да күз уңында тота.

Әлеге чаралар Багдадта сентябрь аенда булган хәлләрдән соң кабул ителде. Ул чакта Гыйракта АКШ дипломатларын саклаучы “Блэкуотер” сак ширкәте урамда ут ачып, ким дигәндә, 17 тыныч кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG