Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дистәләрчә кешене үтерүчегә хөкем карары чыгарылды


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең җәмәгать утырышчылары “битцев маньягы” ләкабен алган Алексей Пичушкинны 48 кешене үтерүдә һәм 3 кешене үтерергә маташуда гаепле дип таныды.

Җәмәгать утырышчылары бәгырьсез җан кыючы бернинди кызгануга да лаек түгел, дип бертавыштан карар итте һәм аңа җәзаның да бары тик иң югарысы бирелергә, ягъни ул ирегеннән гомерлеккә мәхрүм ителергә тиеш, дип белдерде.

Психиатрлар тарафыннан акылы төзек дип танылган Пичушкин үзе мәхкәмәдә 60тан артык кешене үтерүен әйтте. Әмма ул таныган кайбер үтерүләр исбатланмаган.
XS
SM
MD
LG